Лисичанскка ярдәм кирәк
Районда Лисичанск территориясен торгызу һәм анда яшәүчеләргә ярдәм итү максатларыннан гуманитар ярдәм җыю игълан ителә.
Акциядә катнашуга район предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары чакырыла.
Хәзерге вакытта төзелеш материалларына, азык-төлеккә, кием-салымга, гигиена чараларына кискен ихтыяҗ бар. Йортларны һәм биналарны ремонтлау өчен шифер, пыяла, гидроизол, битумлы мастика, ондулин, такталар һәм борыслар, армировать ителгән пленка кирәк. Азык-төлектән он, чәй, соклар, тушенкалар, ярмалар, тоз, шикәр комы, балык консервлары, балалар туклануы, су кирәк. Моннан тыш, көнкүреш химиясе, хатынкызлар һәм балалар өчен кием, хатын-кызлар аяк киеме һәм канцтоварлар кирәк. Ярдәм җыю район мәдәният йортында 10 августка кадәр оештырыла. Һәр оешмадан гуманитар ярдәм бары тик ачылмаган тартмаларда һәм төргәкләрдә, шикәр капчыкларда яисә килограммлап пакетларда, консервлар яки тушенка бары тик тулы төргәк белән генә кабул ителә. Тартмаларга һәм төргәкләргә күпме нәрсә салынганын, кайда җыелганын язарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев