Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үлемгә китергән селфилар булмасын өчен

Татарстан территориясендә 5 августтан 31 енә кадәр «Мобильник» оператив-профилактик чарасы үтә.

Кызганычка каршы, машина йөртүче кулындагы мобильле телефон еш кына юл-транспорт вакыйгалары сәбәбенә әверелә. Ә кайчакта руль артында барганда селфи төшәргә яратучыларның фаҗигале үлеменә сәбәпче була.

– Кулга тотмыйча сөйләшүләр алып бару мөмкинлеге биргән техник чара булганда гына транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә мобильле телефон кулланырга мөмкин, – дип искәртә Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Нияз Гыймалетдинов. –  Руль артында теләсә нинди мобильле гаджет куллану (сөйләшү, смс-хәбәр яздыру, программаларны куллану һ.б.) машина йөртүченең игътибарын җәлеп итә һәм аңа игътибарны тулысынча юл ситуациясенә бирү мәмкинлеген юкка чыгара, ә бу еш очракта юл-транспорт вакыйгаларына китерә.  

Юл кагыйдәләренә нигезләнеп, машина йөртүчегә транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә телефонны кулга алып куллану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә мең ярым сум күләмендә штраф яный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев