Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Лагерь җыеннарында катнашучыларны хәрби-гамәли спорт төрләрендә югары нәтиҗәләр өчен бүләкләделәр

Кыр җыеннары вакытында узган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча конкурска йомгак ясалды.

Көннең иң яхшы нәтиҗәсен Кирилл Вдовин (Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Никита Семенов (3 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе ) күрсәттеләр. Икенче урында – Линар Гобәйдуллин (1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе), өченчедә – Денис Аниськин (Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Азамат Гатауллин (Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе).

Граната ыргыту буенча: 1 урынны Азамат Гатауллин (Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе); 2 урынны Эльдар Мәрдиев (Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Кирилл Вдовин (Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе); 3 урынны Руслан Волков (3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Никита Белов (2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) алды.

1800 метрга йөгерүдә барысыннан да алдарак Илфат Сөләйманов (Аксубайның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) килде; икенче нәтиҗәне Кирилл Вдовин (Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе) күрсәтте; өченче призер Самат Шәрәфетдинов (Иске Мокшино урта гомуми белем бирү мәктәбе) булды.

Киртәләр полосасын узуда беренче күрсәткеч – Илназ Хөснулгатинда (Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе); икенчесе – Линар Гобәйдуллинда (1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе); өченчесе Ильяс Исмәгыйлевта (1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе).

Автоматны сүтеп җыю буенча Никита Белов, Денис Аниськин һәм Илназ Хөснулгатин призлы урыннар яуладылар.

Лагерьны ябу тантанасында балаларга мәгариф бүлеге грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев