Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Лаешта яшәүче мобилизацияләнгән аксубайлылар өчен генератор сатып алган

Мобилизацияләнгәннәр өчен тагын бер бензин генераторы махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм траншы белән китәчәк.

Аны «Татэнергосбыт» ААҖ Лаеш ОКО инженер-инспекторы Алексей Кулаков сатып алган һәм Аксубайга алып килде. «Татэнергосбыт» Аксубай филиалы җитәкчесе Флен Зәйнуллин белән дуслык һәм эш мөнәсәбәтләреннән башка, аны безнең район белән берни дә бәйләми.

Волонтерларыбызның игелекле һәм намуслы булулары турында бөтен Татарстанда һәм хәтта аннан читтә дә беләләр, якташларның гына түгел, ә битараф булмаган кешеләрнең дә үтенечләргә җавап бирүләре очраклы гына түгел.

– Сезнең волонтерлар турында бик күп яхшы сүзләр ишетттем һәм укыдым. Аксубайлыларга ышанырга барлык нигезләр дә бар, алар барысын да мобилизацияләнгәннәргә илтеп тапшырачаклар. Бу генераторны турыдан-туры Татарстаннан барган якташларга тапшыруларын телим, – дип сөйләде Алексей Сергеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев