Лаеклыларга тавыш бирү өчен
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан район башлыгы Камил Гилманов предприятиеләр һәм оешмаларның хезмәт коллективлары, агросәнәгать комплекслары эшчеләре, район кешеләре белән очраша.
Шул көннәрдә ул Федоровка интернат-йортта, механизаторлар белән – кырда, Түбән Баланда һәм район үзәге кешеләре белән очрашты. Район башлыгы федераль һәм дәүләт программаларының ничек тормышка ашуы, районда нинди объектлар ремонтлануы һәм торгызылуы хакында сөйләде. – Район чәчәк атсын, ә Татарстан тагын да ямьлерәк булсын өчен, яңа идеяләр генә түгел, ә бу идеяләрне гамәлгә ашырачак яңа парламент кирәк.
Төзекләндерүдән кала, бу әле тагын республиканың социаль һәм икътисади үсеше, анда яшәүче һәр кешегә уңайлы шартлар тудыру да. Яңа составка район үзәкләрен, кече авылларны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачачак төгәл эш программасы белән лаеклы кандидатлар керергә тиеш, – дип билгеләп үтте район башлыгы. Очрашуларда Камил Гилманов район кешеләрен Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар үтәчәк 2019 елның 8 сентябрендә, актив гражданлык позициясе күрсәтеп, лаеклы кандидатларга тавыш бирергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев