Лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр
29-30 ноябрь көннәрендә мәктәп укучылары арасында тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча олимпиаданың муниципаль этабы үтте.
Емелькино урта мәктәбенең берьюлы берничә укучысы аерылып торды. 7-8 сыйныфлар арасында Клара Герасимова җиңүче булды. Укучылар Карина Тиманова, Евгений Иванов һәм Денис Марков 10-11 сыйныфлар арасында призерлар булдылар.
Гомуммәктәп линейкасында укытучылар һәм сыйныфташлары аларны уңышлары белән тантаналы төстә котладылар.
Фото: Алексей Никитин архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев