Кыш бабай һәм Кар кызы котлады
Яңа ел алдыннан редакциядә ике акция буенча призлар уйнатылды.
Бүләкләр – яңа елга бик тә туры килде. Бу бер пакет мандарин, шампан шәрабы һәм Кыш бабай белән Кар кызыннан котлау.
Ташламалы ункөнлектә газетага язылучылар арасында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре бүләкләр уйнатуда җиңүчеләр булдылар. Алар шампан шәрабы һәм мандарин отты.
Ел саен полиция хезмәткәрләре бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев рәислегендә язылу кампаниясендә безгә ярдәм итәләр, шуңа күрә бүләкләрне нәкъ менә аларга эләгүенә без бик шат.
Ә әкият геройларыннан котлауны безнең даими язылучыбыз Ирина Яковлева отты. Ул оныкларын котларга теләде. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә әбүнәчене район газетасы мөхәррире Людмила Жаренова да тәбрикләде.

–Редакциядән призлар уйнатуда җиңүче булу безнең өчен көтелмәгән һәм күңелле булды. Газетаны без яратабыз, бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыгабыз, аны дистәләгән еллардан бирле алдырабыз, – дип уртаклашты Ирина Васильевна.
Сүз уңаенда, кайчандыр Ирина Яковлева безнең «Ял пурнасе» дубляж газетасында эшләде, шуңа күрә бүләкнең нәкъ менә аңа эләгүе безнең өчен икеләтә күңелле булды.
Тагын шуны әйтәсе килә, 14 гыйнварда редакциядән зур бүләкләр уйнату булачак. Газетага язылсагыз – квитанцияне безгә җибәрегез. Үтүк, сарык йоныннан юрган һәм башка призлар уйнатачакбыз.
«Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» район газетасыннан «Язылган өчен үз бүләгеңне ал» акциясенең сроклары – 12.11.2021 елдан 01.02.2022 елга кадәр. Акция турында тулырак мәгълүмат aksubayevo.ru сайтында.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев