Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кырлай музее директоры Тукайның 140 еллыгына төзекләндерү эшләре белән таныштырды

Шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына Кырлай музей комплексында ремонт, юлларны төзекләндерү, Ия елгасын чистарту һәм башка эшләр көтә.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукайның 140 еллыгын бөтенләй икенче форматта уздырырга, дигән карарга килде. Ия елгасы буйлап өскә таба менсәк, бер чакрымнан Сәгъди абзый йорты күренә. Ия елгасы чистартылып, безнең музейдан Сәгъди абзый йортына кадәр яр буе тротуары ясалачак. Шунда ял итү урыннары да булачак. Проектка акча бүлеп бирелде, хәзер эшлисе эшләр генә калды», - диде «Татар-информ»га әңгәмәсендә музей комплексы директоры Дамир Абдуллин.

Аның әйтүенчә, Сәгъди абзый йорты да төзекләндереләчәк, Тукайның туган авылы Кушлавычта да төзекләндерү эшләре булачак.

«Эшлисе эшләр күп. Грантны «Град» проект үзәге оешмасы отты, эшне башкарырга тендер булмаган, кемнәр эшләячәк – әле билгеле түгел. Елгаларны чистарту проектын «Татмелиорация» эшләде. Кем генә эшләсә дә, яхшы, сыйфатлы булсын иде. Иң мөһиме – вакытында өлгертү», – диде ул.

Язучылар аллеясы Тукай мәйданында булачак. Музей директоры сүзләренчә, аллеяда борынгы татар әдәбиятыннан башлап хәзерге көнгә кадәр булган татар язучы-әдипләрнең бюстлары урын алачак.

«Музейның тагын бер байлыгы – Габдулла Тукайның 1956 елда куелган бюсты. Шул елдан бирле бюстка бер дә ремонт ясалмаган. Бюст 1953 елда төзелгән 2 катлы мәктәп бинасы янында торган. Музей булмаган вакытта, Казаннан язучылар кайтып, Тукайның туган көнен шунда уздырган. Хәзер исә ул «Кыш бабай» резиденциясендә тора. Бюст киләчәктә Тукай мәйданына куелачак. Барысы да Тукайның 140 еллыгына өлгертеләчәк», - диде Дамир Абдуллин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев