Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кыр хезмәтчәннәре ашлама кертүдә эш темпын арттыра

Узган атнада район игенчеләре кыр эшләренә керештеләр һәм инде беренче нәтиҗәләргә ирештеләр дә.

Язгы эшләр көзге һәм күпьеллык культуралар мәйданнарын ашлама белән тукландырудан башлана. Игенчеләр алдында 4700 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәргә, 23 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар җирләренә ашлама кертү бурычы тора.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 2026 елның 15 апреленә уҗым культуралары мәйданнарының 23 процентына һәм күпьеллык үләннәр чәчүлекләренең 21 процентында ашлама белән өстәмә тукландыру чаралары башкарылган.

Бүгенге көндә «Чистай» холдинг компаниясенең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру интинсив рәвештә бара. Бу хуҗалыкта көзге культуралар 20 мең гектардан артык мәйдан били. Шуның 4290 гектары тукландырылган. Бу планга карата 22 проценттан артык. Агрохолдинг хуҗалыкларында шулай ук якынча 1500 гектар күпьеллык үләннәр чәчүлекләре бар. 900 гектардан артыгына ашлама кертелгән – процент нисбәтендә бу 57 процент тәшкил итә.

«Актай» АПК хезмәтчәннәре көзге культуралар мәйданнарының яртысыннан артыгында, күпьеллык үләннәр мәйданнарының 54 процентында тукландыру эшләрен башкарганнар.

Һава торышы яхшыра, кырчыларның эшләре көннән-көн темп ала бара.

Уңган игенчеләрнең берсе Эльвир Нуретдинов «Чистай» ХК «Аксу Агро» ҖЧҖенең механикалаштырылган комплексы составында хезмәт куя. Ул ашламаны агрегат-тараткычка төяп торып, аларның өзлексез эшләвен тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев