Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кыр кораблары уракка әзер

Районда агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында урып-җыюга әзерлек буенча традицион комбайннар парады узды.

Ашлык җыю комплексларының «сугышчан әзерлеген» бәяләү комиссиясе составында район башлыгы Камил Гилманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Гатин, бүлек  башлыгы-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, Татарстан Республикасы Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Аксубай бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин эшләде.

Конкурс шартлары нигезендә, ашлык җыю комбайннары сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм Дәүләт техник карау узарга тиеш, шул ук вакытта аларның барысы да комбайннар парадында тәкъдим ителергә тиеш. Бу парадта төп комбайнчылар белән берлектә тракторчы-машинист таныклыклары булган кулалмашлары да катнашуы мәҗбүри иде.

Комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен карап чыкты, техник чараларның урып-җыю компаниясе әзерлегенә бәя бирде, производствода хезмәтне саклау техникасын кулланганда куркынычсызлык мәсьәләләрен хәл итүгә бәя бирде, игенчеләр белән очрашты. Белгечләр шулай ук ашлык складларының, ындыр табагы җиһазларының (ашлык киптерү, орлык чистарту линияләрен һәм машиналарның), 2019 ел уңышын кабул итүгә, эшкәртүгә үлчәү җиһазларының әзерлеген тикшерделәр. Урып-җыюда катнашучылар хезмәте өчен түләү мәсьәләләрен дә игътибарсыз калдырмадылар.

Техниканың әзерлеген тикшерүнең аерылгысыз өлеше  –  комбайннарның герметиклыгын тикшерү. Карау барышында комбайннар кырда контроль суктыру уздырдыла. Мондый сынауның максаты – ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен җитешсезлек нокталарын ачыклау.

Беренчеләрдән булып тикшерүне Сөниев крестьян-фермер хуҗалыгының урып-җыю комплексы узды. Комиссия комбайнчылар, белгечләр һәм хуҗалык җитәкчелегенең урып-җыю мәсьәләләренә җитди карауларын таныды. Никитин крестьян-фермер хуҗалыгында урып-җыю комплексына әзерлек атмосферасы комиссия әгъзаларына нык тәэсир итте: алар әле беренче генә тапкыр әлеге парадта катнашсалар да, урып-җыю техникасы яхшы көйләнгән, тулы әзерлеккә китерелгән. Алексей Кондратьев җитәкләгән әлеге хуҗалык хезмәткәрләре турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтергә була.

Түбән Баланда янындагы болында «Аксубай», «Волга-Селект», «Актай» һәм Аксубай техникумының кыр корабльләре тигез линейкада тупланган иде. Монда ук барлык механизаторлар һәм белгечләр, бу оешмаларның җитәкчеләре җыелган. «Парад» та катнашучылар комиссиягә комбайннар эшен күрсәттеләр. Уракта катнашучылар белән җентекле әңгәмә булды.

– Быел яхшы уңыш җыеп алуга бөтен мөмкинлекләр дә бар, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. – Сездән үстергәнне югалтуларсыз җыеп, саклап калу сорала. Сез уракны уңышлы башкарып, республика конкурсында җиңүчеләр арасына керерсез, дип ышанам.

«Аксу Агро» агрофирмасы шулай ук бәяләү комиссиясен төгәл төзелгән ашлык җыю арсеналы белән каршы алды. Урып-җыю алдыннан барлык механизаторлар да яңа махсус киемгә ия. Уракта катнашучылар арасында яшьләр дә аз түгел, гаилә экипажлары да бар иде. Шунда ук фамилияләре газета битләреннән төшмәгән узган елгы лидерлар да бар. Һәр комбайн тикшерүне уңышлы үтте. Комиссия барлык техниканы уракка әзер дип таныды.

Бәяләү комиссиясенең тикшерү нәтиҗәләре буенча 1 урында - АксуАгро ҖЧҖ (49 балл), 2 урында – Никитин А.А. һәм «Аксубай» АФ (48 балл) һәм 3 урында – Сөниев А. Г. КФХсы (47 балл).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев