Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кыенлыкларны бергәләп җиңгәннәр

Район һәм район хезмәтләре җитәкчеләре Яңа Кармәт башлангыч мәктәбендә булдылар.

 

Монда бик уңайлы, матур. Бина зур булмаса да, монда балаларга белем алу һәм күңелле ял итү өчен максималь уңайлыклар булдырылган.

Яңа Кармәт авыл җирлегендә яшәүчеләр авыл мәдәният йортында район җитәкчелеге белән очрашуга җыелдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров авылда яшәүчеләрнең иң мөһим сорауларына тукталды.

– Узган кыш бик киеренке булды, – диде муниципаль берәмлек җитәкчесе. – Юлларда кар чистартып бетә алмаслык күп иде. Безгә кар белән көрәштә район да, нефтьчеләр дә ярдәм итте. Үзара салым программасы зур роль уйнады. Бу акчага юлларны чистарттык. Шулай ук яз көне ташу авыл халкының көндәлек тормышында кыенлыклар тудырды, әмма аларны да бергәләп җиңә алдык.

Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, быел үзара салым илдә катлаулы хәлгә бәйле рәвештә чикләнгән. Шуңа күрә тормыш сыйфатын яхшырту һәм төзекләндерү буенча теләгән эшләрнең барысын да бу юлы планлаштыра алмаганнар. Әмма төп проблемаларны хәл итүгә исәп-хисап ясала. Җирлектә иң мөһим моментларның берсе – юлларны төзекләндерү, территорияләрне карау, үләннәрне чабу, карт агачларны кисү һәм башка юнәлешләр. Һәм бу мөһим эшләр башкарыла. Территориядә – тәртип. Халык заман таләбенә аңлап карый һәм мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша.

Халык җыенында Рус Кармәте авылында Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә чиркәүдә ремонт-реставрация эшләре башланырга тиешлеге турында яхшы мәгълүмат белән уртаклаштылар. Хәйриячеләр – безнең якташларыбыз, алар борынгы гыйбадәтханәне капиталь ремонтлауга үз акчаларын кертергә әзер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев