Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән яшьтәге гражданнарның өйләрендә янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар урнаштырырга киңәш итә
Россиядә янгын турында хәбәр итә торган җайланмаларны сату белән бәйле мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде.
Аферистлар, үзләрен янгын часте хезмәткәрләре итеп таныштырып, фатирлар буенча йөриләр һәм кыйммәт бәядән янгын турында хәбәр бирә торган җайланмалар урнаштырырга тәкъдим итәләр.
Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Бибиков халык игътибарына шуны җиткерә: янгын сүндерү часте хезмәткәрләре беркайчан да янгын датчикларын сату белән шөгыльләнмиләр! Аксубай районы халкы аларны кибетләрдән яисә маркетплейслардан үзләре сатып алырга мөмкин. Датчикларны ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен сатып алырга кирәк. Әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз турында кайгыртыгыз. Хәвеф сигналы плитә өстендә онытылган чәйнек турында искәртәчәк һәм бәлане булдырмый калырга ярдәм итәчәк.
Игътибарлы булыгыз! Шикле «белгечләрнең» үгетләүләренә бирелмәгез һәм таныш булмаган кешеләрдән янгын датчиклары сатып алмагыз. Шикләнгән очракта 101 яисә 112 телефоннары буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев