Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Куркынычсызлык – төп мәсьәлә

Террорчылыкка каршы тору комиссиясе утырышында террорчылыкка каршы сакланыш һәм куркынычсызлык буенча фикер алыштылар.

Комиссия утырышы район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә, район прокуроры Эдуард Хираҗев, ФСБ хезмәткәре, хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре, җирлек башлыклары катнашында узды.

– Куркынычсызлык – бүген төп мәсьәлә, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Без, мөмкин булган барлык диверсияләрне булдырмас өчен, үз территорияләребездә террорчылыктан саклау өлешендә профилактик эшне көчәйтергә тиеш. Курыкмаска – уяу булырга кирәк!

Район халкына тагын да игътибарлырак булырга һәм торак пунктларда шикле гражданнарның, ишегалларында чит машиналарның пәйда булуы, чит кешеләрнең фатирларга кереп яшәп тору фактлары турында участок полициясенә хәбәр итәргә тәкъдим ителде.

 

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Денис Исаншин диверсантлар һәм провокаторларны ничек танырга икәнен билгеләде. Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров һәм Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова ышанып тапшырылган территориядә терроризмга каршы тору чараларының ничек үтәлүе турында сөйләделәр.

Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Андрей Ильмухин урман хуҗалыгында иминлек буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

Район прокуроры Эдуард Хираҗев, утырышка йомгак ясап, дүрт ай эчендә дүрт хокук бозу очрагы ачыклануын һәм объектларның террорчылыкка каршы якланышын бозу өлешендә дүрт тәкъдим чыгарылуын билгеләп үтте. Илдә килеп туган хәл шартларында мәгариф, сәнәгать, су белән тәэмин итү объектларының сакланышына аерым игътибар бирергә кирәк. Ә бу объектларны файдалануга тапшырганда, башта ук проектлау стадиясендә инженертехник якланыш чараларын күздә тоту зарур. Район прокуроры террорчылыкка каршы закончалык таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында искәртеп узды һәм террорчылыкка каршы комиссияне хокук бозуларны ачыклау һәм таләпләрне үтәмәгән вазыйфаи затларны җаваплылыкка тарту эшен көчәйтергә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев