Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Куркынычсызлык каешларын эләктерегез!

2019 елның 1 сентябреннән 30 ына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “Иминлек каешы” оператив-профилактик чара уза.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлек каешын куллану өлешендә административ кагыйдә бозуларны профилактикалау һәм булдырмау әлеге чараның төп бурычы булып тора.

Канун нигезендә, машина йөртүче иминлек каешы белән җиһазланган транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә, үзе дә иминлек каешын эләктерергә тиеш, иминлек каешын эләктермәгән пассажирны да утыртып йөртмәскә тиеш. Транспорт иминлеге үзәге тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче һәм алгы утыргыч пассажирлары өчен үлү яки имгәнү ихтималын – 50 процентка, арткы утыргыч пассажирлары өчен – 25 процентка киметә.

Куркынычсызлык каешын эләктерү бәрелгән вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкырга арттыра. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ дәүләт автомобиль инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге хакында искәртәләр һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны үтә дә игътибарлы һәм сак булырга өндиләр.

Фото: automotolife.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев