Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Куркынычсыз бәйрәмнәр

Май бәйрәмнәре алдыннан район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.

 Көн тәртибенә район территориясендә хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында террорчылык актларын ачыклау һәм кисәтү, җәмәгать иминлеген көчәйтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе куелган иде. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бәйрәм яллары – ул һәрвакыт халыкның районга, балаларның  әти-әниләренә ял итәргә кайтуы һәм  традицион рәвештә табигать кочагында шашлык пешереп ял итүе.

Район гражданнарына уяулыкны югалтмаска һәм авылларга кунакка килеп вакытлыча торып торырга йорт, фатир эзләүчеләр булса, җирлек,  социаль объектлар, дини учреждениеләр турында артык кызыксынулар булган очракта   участок хезмәткәренә хәбәр итәргә киңәш ителә.

Әгәр сезгә әзерләнүче террорлык актлары, традицион булмаган агымнар тарафдары яки әзер булган җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлегенә  02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев