Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Курку белмәс пулеметчыны Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр

Якташыбыз Шиһабетдин Кашаф улы Галлямов 1942 елда фронтта һәлак була.

Әмма аның турындагы хәтер туганнары һәм якыннарының йөрәгендә саклана. Күптән түгел аның 84 яшьлек кызы Суфия бакыйлыкка күчкән. Ул әтисен бары тик сурәтләрдән генә белгән, чөнки әтисен сугышка алганда кызчыкка бер яшь кенә тулган була әле. Истәлекле фронт фотосын ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр саклый, анда ике хәрби – әтисе һәм абыйсы Кыям сурәтләнгән була, алар фронтта очрашалар һәм әлеге соңгы очрашуны үзләреннән соң килгән буынга истәлек буларак гәүдәләндерәләр.

Күптән түгел безнең редакциягә Шиһабетдин Галлямовның оныгы – Усман Нигъмәтуллин мөрәҗәгать итте. Ул бабасы – Бөек Ватан сугышы героеның сугышчан юлы турында сөйләде.

Шиһабетдин Галлямов I нче пулеметчылар ротасының пулемет станогы наводчигы була. 1941 елның 1 ноябрендә Ростов өлкәсе Куйбышев районы Ново-Спасс авылы районында дошман һөҗүм итә башлый. Оборонаны өзгәч, аңа ярдәмгә җәяүлеләр һәм автоматлар белән автомашиналар килә башлый. Полк командиры, артдивизион командиры, батальон командиры һәм батарея командиры булган командалар пунктына һөҗүм башлана.

Командалар пункты өч яклап камап алына. Пулемет станогы наводчигы Галлямов команда пунктыннан чигенүне капларга боерык ала. Курку белмәс пулеметчы фашистларны йөз-йөз илле метр дистанциягә якынайтып, аларга каршы көчле ут ача һәм йөздән артык фашистны юк итә. Дошманга ярдәмгә машиналар һәм автоматчылар килә башлый. Якташыбыз, “чигенергә” дигән боерык алганчыга кадәр дошманны утка тотуны дәвам итә.

Карасу авылында туып-үскән Шиһабетдин Галлямовның батырлыгы турында «Халык батырлыгы» сайтында документаль архив документлары бар. Шунда ук 1941 елның 12 декабреннән Көньяк фронты гаскәрләренең Боерыгы да урнаштырылган (саклану берәмлеге: 491, № 150060730 язмасы).

ССР Югары Советы Президиумы исеменнән немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командование биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм батырлык күрсәткәне өчен 541 нче укчылар полкының пулемет станогы наводчигы кызылармияче Шиһабетдин Галлямов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев