Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Курчак театры биш татар әкиятен берләштергән спектакль чыгарды

Спектакльдә «Зөһрә кыз», «Сандугач», «Тегүче, җен баласы һәм аю», «Өч күгәрчен», «Шомбай» әкиятләре кулланылган.

 «Әкият» курчак театры сезонының соңгы премьерасын – биш татар әкиятен берләштергән «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» спектаклен чыгарды. Бүген театрның кече залында рус һәм татар телләрендә спектакльнең премьерасы тәкъдим ителә.

Музыкаль әкиятне Петербург режиссеры Светлана Дорожко сәхнәләштерде. Биш татар әкияте сюжетын берләштергән инсценировканы да ул үзе язган. Спектакль рус һәм татар телләрендә һәр ике труппада да куелган. Татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән.

Спектакльдә бары тик ир-ат актерлар гына катнаша. Театрның ике телле актеры, Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов рус һәм татар спектакльләрендә дә уйный.

Спектакльдә «Зөһрә кыз», «Сандугач», «Тегүче, җен баласы һәм аю», «Өч күгәрчен», «Шомбай» әкиятләре кулланылган. Әкиятләр бер-берсенә милли музыка уен кораллары ярдәмендә берләштерелгән. Артистлар әлеге куелыш өчен уен коралларында уйнарга өйрәнгәннәр. Театрга татар халык көйләрен һәм этник уен коралларын сайларга Казан дәүләт консерваториясе доценты, фольклорчы галим Геннадий Макаров булышкан.

Спектакльнең беренче тамашачысы булган балалар «Матур спектакль» дип бәяләделәр, театр тәнкыйтьчеләре коллективның зур уңышы булуын билгеләп үттеләр.

  • Спектакль «Театр - балаларга» федераль проекты ярдәмендә чыгарылган. «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» - «Әкият» курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров булган вакытта куела башлаган соңгы спектакль. Театрның баш режиссеры итеп Илгиз Зәйниев билгеләнде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев