Кулланучыларның хокуклары
Безнең районда уңышсыз сатып-алуга бәйле зыян күрмәгән бер генә гаилә дә юктыр дип ышанычлы әйтә алам: срогы чыккан товар булсынмы ул яки бәяләрнең дөрес булмавымы.
– Безнең район кешеләре, нигездә, тыйнак кешеләр, алар мондый хәлләрдә гауга куптармыйлар. Әмма моңа охшаш хәлләргә каршы көрәшергә кирәк. Сатып алучыны “Кулланучылар хокуклары турында“гы канун яклый, – дип билгеләп үтте Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай бүлеге җитәкче белгеч-эксперты Лилия Гәрәева. Ул төрле хокук бозу һәм аларга каршы көрәш алымнарын барлаган.
Еш очрый торган хәл – срогы чыккан товар. Кулланучының сыйфатлы товар таләп итәргә хокукы бар. Югарыда телгә алынган канунның 18 маддәсенә нигезләнеп, сатучыга сыйфатсыз товарны алмаштырсыннар яки акчаны кире бирсеннәр өчен кире кайтарып бирергә була.
Әгәр дә чек югалган икән, ике шаһитне табарга кирәк, алар товарның нәкъ менә бу сәүдә үзәгеннән алынганлыгын раслыйлар. Моннан тыш, хәзер кибетләрдә видеокүзәтү алып барыла, алардагы язмалар нәкъ менә сатып алу фактын расларга ярдәм итә дә инде. Әгәр бер конкрет кибеттә срогы чыккан товар сату еш кабатлана башлаган икән, Роспотребнадзорга шикаять белдерергә була.
Шулай ук бәяләргә бәйле күңелсезлекләр дә безгә яхшы таныш: киштәдә бер бәя, ә кассада ул үзгәрә. Маркетологлар, бу икътисадның тотрыксызлыгы, ә ул бәяләрнең уйнавына китерә, дип аңлаталар.
Әмма, белгеч аңлатып үткәнчә, әгәр сатып алучыга товарны прайстагы бәядән сатудан баш тарталар яки чек алганнан соң гына ачыкланган чагыштырманы түләттерергә телиләр икән, Роспотребнадзорга курыкмыйча шикаять белдерә аласыз.
Товар зыян күргән яки төргәктә җитешсезлек ачыкланган хәлләр дә еш була. Маркеттагы җитешсез товар өчен – сәүдә үзәге үзе җаваплы. Әгәр дә кулланучыга сатылган товарга чек бирелгән икән инде, җаваплылык сатып алучыга күчә. Сатып алучы товарга белеп торып зыян китерә икән, әлеге очракта да акча түләргә мәҗбүр була. Әмма сатучыга моны судта исбатларга кирәк булачак.
Аксубайда еш очрый торган тагын бер очрак сатып алынган әйберне көчләп ремонтлаттыру. Кеше товарны кире биреп, акчасын кайтаруларын таләп итә, ә кибет товарны ремонтлаттыру яклы. Монда кибеткә бәйле таләпне язмача формада дөрес рәсмиләштерү кирәк.
Канунга нигезләнеп акчаны кире кайтаруларын, җитешсезлекләре ачыкланган товарны яңасына алмаштыруны, ремонтны бушлай ясатуны яки аның бәясен төшерүне таләп итәргә мөмкин.
Безгә таныш булган тагын бер проблема – очы-кырые булмаган экспертиза. Кулланучы товарны кибеткә кире тапшырырга һәм, ниһаять, акчасын алырга тели, ә сатучы анализга җибәрүне таләп итә. Анализ ясау вакыты – 10 көн. Түбән сыйфатлы товарны яңасына алмаштыру срогы, экспертизаны исәпкә алып –20 көн.
– Әгәр дә сезнең белән моңа охшаш күңелсезлекләр килеп чыккан икән, кулланучылар хокукларын яклау органына килегез, – дип сүзен йомгаклады Лилия Гәрәева. – Без дәгъваны дөрес тутырырга ярдәм итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев