Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кулга алсалар үз-үзегезне ничек тотарга?

Кануннарны үтәү дә сезгә карата аларны үтәүләрен гарантияләми.

Һәм бу гамәлдә еш очрый. Полиция хезмәткәрләре кешене урамда кулга алырга мөмкин, моның никадәр нигезле булуы һәм бу очракта нишләргә кирәклеге турында Татарстан Республикасы Аксубай суд районы буенча 1 номерлы суд участогы җәмәгать хөкемдары Фәнзилә Фәхертдинова белән әңгәмә корабыз.

– Әгәр сезгә полиция хезмәткәре мөрәҗәгать итте икән, ул вазифасын, дәрәҗәсен һәм фамилиясен әйтеп үзен таныштырырга һәм сезнең таләп буенча хезмәт таныкламасын күрсәтергә тиеш, – дип белдерде Фәнзилә Динислам кызы. – Шулай ук мөрәҗәгать итү сәбәбен һәм максатын хәбәр итәргә, сезнең хокуклар һәм ирекләрне чикләү сәбәпләрен һәм нигезләрен аңлатырга тиеш.

– Полиция хезмәткәренең урамда теләсә кайсы гражданиннан паспортын тикшерергә таләбе ни дәрәҗәдә нигезле?

– Чынлыкта андый очраклар күп түгел: әгәр сез җинаять кылуда шикләнүче, әгәр сез эзләүдә булган дигән мәгълүматлар булганда, сезгә карата административ канун бозулар турында эш ачуга сәбәп булганда һәм кулга алу өчен сәбәпләр булганда.

– Нинди нигезләр булганда кулга алырга мөмкиннәр?

– Җинаять кылуда шикләнүче булсагыз, әгәр сезгә карата кулга алу сыйфатында тыю чарасы билгеләнсә, әгәр сез җәзаны үтәүдән качсагыз, әгәр сез эзләнелгән затлар арасында булсагыз, әгәр сезгә карата административ эш башкарылса, әгәр сез комендант сәгате кагыйдәләрен бозсагыз, әгәр сез сакланылган объектларга канунсыз керсәгез яки керергә тырышсагыз, әгәр сез үз-үзегезгә кул салырга тырышсагыз, әгәр сездә психик таркалулар билгеләре күренсә һәм сез үз гамәлләрегез белән үзегез һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырсагыз, әгәр сез чит ил гражданины булсагыз һәм сезгә карата чит ил дәүләтенә чыгару турында таләп килеп ирешсә сезне кулга алырга мөмкиннәр.

Сезгә мөрәҗәгать итү сәбәбен һәм максатын хәбәр итәргә, сезнең хокуклар һәм ирекләрне чикләү сәбәпләрен һәм нигезләрен аңлатырга тиешләр, шул исәптән сез юридик ярдәм, тәрҗемәче хезмәтләрен алырга, якын туганнарыгызга яки якын затларга сезне кулга алуны хәбәр итәргә, аңлатма бирүдән баш тартырга хокуклы.

Кулга алганнан соң кыска вакытларда, әмма өч сәгатьтән дә соңга калмыйча, сезнең үтенеч буенча сезнең кайда булуыгыз турында полиция хезмәткәре сезнең туганнарга, эш яки уку урыны буенча администрациягә, шулай ук сезнең яклаучыга хәбәр итәргә тиеш. 

Әгәр кулга алынган затка 18 яшь тулмаган булса, полиция хезмәткәре шунда ук ата-аналарга яки башка канунлы вәкилләргә хәбәр итәргә тиеш.

– Кулга алынган кеше  тагын нинди хокукларын белергә тиеш?

– Кулга алганда беркетмә төзелергә тиеш. Ул административ кулга алганда урынга җиткерү вакытыннан, ә җинаять кылу буенча кулга алганда – сорау алу органына яки тикшерүчегә җиткерү вакытыннан 3 сәгать эчендә тутырыла.

Анда кулга алу нигезләре һәм сәбәпләре, кулга алу урыны, вакыты һәм датасы языла. Беркетмәдә сез барлык шартларны, шулай ук әгәр сезгә әшәке сүзләр әйтсәләр, сезгә карата физик көч куллансалар, янасалар, сезнең әйберләрегезне тартып алсалар, күрсәтергә хокуклы.

Теләк буенча сез кулга алганда җыйнак булуыгызны, сезнең киемегездә нинди дә булса пычракларның яки ертылган урыннарның булмавын, шулай ук кулга алу вакытына сезнең тәнегезгә җәрәхәтләр булмавын күрсәтә аласыз.

Беркетмә белән игътибар белән танышырга һәм бөтен юлларның тутырылган булуында инанырга киңәш итәм (анда сезгә белгертмичә нинди дә булса мәгълүмат язып кую фактын булдырмас өчен буш юллар сызылган булырга тиеш), беркетмә тутыру датасы һәм вакыты фактик датага һәм вакытка туры килергә тиеш.

Беркетмәне укымыйча анарга кул куймагыз. Әгәр фактлар дөрес күрсәтелмәгән һәм сез ул мәгълүматлар белән килешмисез икән, “беркетмә белән килешмим“ яки “беркетмә тутырганда канун бозулар бар“ билгеләрен куярга була.

Шуның белән сез беркетмәгә кул куюдан баш тарта аласыз. Бу очракта анарга тиешле язу язылырга тиеш. Беркетмә күчермәсе сезнең кулыгызга тапшырылырга тиеш. 

– Гражданинны нинди вакытка кулга алырга мөмкиннәр?

– Эчке эшләр органнары бүлмәсенә китергәннән соң һәм әгәр кулга алганда сез исерек яки наркотик кулланган булсагыз айныганнан соң административ кулга алуның максималь вакыты 3 сәгатьне тәшкил итә, һәм әгәр сез РФ дәүләт чикләре режимына һәм РФ территориясендә булу тәртибенә кул сузучы җинаять кылсагыз; эчке диңгез суларында, территориаль диңгездә, континентанль шельфта, РФ аерым икътисади зонасында җинаять кылсагыз; таможня чикләрен бозуга китергән – канун бозу шартларын яки шәхесне ачыклау өчен кирәк булганда яки сезгә карата административ кулга алу сыйфатында җәза каралган сезгә карата административ канун бозу турында эш алып барылса – административ кулга алуның максималь вакыты 48 сәгатьне тәшкил итә. 

Шул ук вакытта җинаять кылуда шик буенча кулга алу вакыты фактик йөрү иреген тыю вакытыннан 48 сәгатьтән артык вакытны тәшкил итми (суд карарын чыгаруга кадәр), кулга алуны озайту турында озайту вакыты һәм датасын күрсәтеп суд карары чыгарылу вакытыннан соң 72 сәгатькә кадәр кулга алачаклар. Кулга алуның гомуми вакыты 120 сәгатьтән артык вакытны тәшкил итә алмый (5 тәүлек). 120 сәгать узганнан соң сезне җинаять кылуда шикләнү дәлилләнмәгән очракта җибәрергә, яки суд карары буенча сезне кулга алырга, яки иректән мәхрүм итү яки тыю белән бәйле булмаган башка тыю чарасын сайларга тиешләр.

– Кулга алынган гражданинның нинди хокуклары бар?

– Әгәр сез кулга алудан яки психиатрия шифаханәсеннән качсагыз; эзләнелгән зат булсагыз; җәзаны үтәүдән качсагыз кулга алынган кеше якыннарына яки туганнарына кулга алыну факты һәм кулга алыну урыны турында хәбәр итү максатыннан бер телефон сөйләшүенә хокуклы (кулга алу вакытыннан 3 сәгатькә дә соңга калмыйча).

Әгәр сез җинаять тикшерүенә бәйле кулга алынгансыз икән, телефоннан рус телендә генә сөйләшергә рөхсәт ителә. Кулга алынучы шулай ук дәшмәскә, үзенә яки туганнарына каршы күрсәтмәләр бирмәскә, яклауга (шул исәптән суд яклавына) һәм гаепле булмау презумпциясен үтәүгә, кулга алыну вакытыннан адвокат ярдәме алырга һәм күрсәтмәләр бирүдән баш тартырга һәм адвокаттан башка күрсәтмәләр бирмәскә хокуклы.

Әгәр сезгә адвокат билгеләсәләр, сез аның таныкламасын тикшерергә һәм аның шәхси мәгълүматларын үзегезгә язып куярга хокуклы. Кулга алынучы гариза, шикаять бирергә, шул исәптән полиция хезмәткәренең кылынган һәм кылынмаган гамәлләре өчен өстәрәк торучы органга яки өстәрәк торучы вазифаи затка, прокуратура органнарына яки судка шикаять бирергә хокуклы.

Кирәк булса тәрҗемәче хезмәтләренә, барлык тутырылган документлар белән танышуга һәм аларда үзегезнең кире кагулар белән язмалар язырга хокуклы. Әгәр кулга алу вакытында сезгә карата физик көч кулланылган икән, һәм сез шулай итеп сезнең сәламәтлегегезгә зыян салынган дип саныйсыз икән, сез эчке эшләр органнары бүлмәсенә ашыгыч ярдәм табибен чакырта аласыз.

Әгәр сез эчке эшләр органнары бүлмәсен чыккансыз икән, белгечкә мөрәҗәгать итеп сез алган җәрәхәтләрне күрсәтә һәм билгели аласыз (белгеч ашыгыч ярдәм табибе дә, теләсә нинди травмпункт табибе дә була ала).

– Һәр зат өчен, аеруча да кануннарны төгәл үтәүче зат өчен кулга алу – көтелмәгән хәл. Бу очракта үз-үзеңне ничек тотарга?

– Полиция хезмәткәре гамәлләре белән килешүегезгә яки килешмәвегезгә карамастан, үзегезне тыныч тотыгыз. Физик каршылык күрсәтмәгез һәм янамагыз, качырга тырышмагыз. Полиция хезмәткәренең исем-фамилиясен, дәрәҗәсен һәм башка мәгълүматларны язып куегыз.

Әгәр сез тутырылган документ эчтәлеге белән килешмисез икән, кул куймагыз яки сез кылмаган гамәлләр турында мәгълүматны дәлилләмәгез. Үзегезне генә эчке эшләр органнары бүлмәсендә калдырганнар икән, үзегезне булмаган бернинди әйберләргә дә тотынмагыз.

Сезне тикшерергә мөмкиннәр. Шул ук вакытта сезне тикшергәндә шаһитләр булырга тиеш, әмма кайбер очракларда алар булмый – мисалга, әгәр үзегез белән корал яки корал рәвешендә кулланылган предметлар бар дип шикләнгәндә.

Тикшерүне сезнең җенестәге кеше үткәрергә, шулай ук шаһитләр дә сезнең җенестән булырга тиеш, сезгә тикшерү беркетмәсе күчермәсен кулыгызга бирергә тиешләр.

Әгәр сез җинаять кылуда шикләнү буенча кулга алынгансыз икән, тикшерүне сезнең җенестәге кеше үткәрә, шаһитләр дә сезнең җенестән була, әмма тикшерү нәтиҗәләре кулга алу беркетмәсенә кертелә.

– Әгәр сезне кулга алганда сезнең хокукларыгызны бозганнар икән, кая мөрәҗәгать итәргә?

– Андый очракта сез Эчке эшләр органының Шәхси куркыкычсызлык  идарәсенә яки прокуратурага шикаять бирә аласыз. Шикаятьтә полиция хезмәткәрләренең гамәлләрен канунсыз дип танырга һәм аларны җаваплылыкка тартырга таләп итегез.

Әгәр ШКИ органына шикаять тапшырасыз икән, сезгә сезнең гаризаның кабул ителүе турында талон-белдерү кәгазе бирергә тиешләр. Әгәр сез шикаятьне прокуратурага тапшыргансыз икән, шикаятьнең тикшерүгә алынуы турында документ алырга тиешсез.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев