Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кулак буларак сөрелгән гаилә: кайгы-хәсрәт, хезмәт һәм Ватанга тугрылык

Ил тарихын безнең бабаларыбыз язган – алар ялгышканнар да, дөреслекне дә табарга тырышканнар. Аларның язмышы авыр һәм фаҗигале булган, әмма алар киләчәккә ышанганнар.

1927 елда узган ХV партия съезды, партиянең төп бурычы авылда күмәкләштерү булырга тиешлеген билгели.

Аксубай районында иң беренче оештырылган колхозларның берсе – Яңа Тимошкино авыл советының «Начало» колхозы була (1928 елда төзелә).

Ул вакытта бөтен җирдә күмәкләштерү бара, кешеләр колхозга бер керәләр, бер кире чыгалар. Бөтен җирдә шундый хәл күзәтелә.

ТР архив мәгълүматларына нигезләнеп , Аксубай районының Иске Үзи авылында 1929 елның 16 октябрендә Буденный исемендәге колхоз оеша.

Күмәкләштерү башында Беловка авылы кешесе Иван Федорович Шадрин партиянең Котыш волосте комитеты партиясендә эшли. 1930 елның гыйнвар азагында аның катнашы белән Беловка авылында колхоз оештыру буенча авыл җыены уздырыла. Иван Федорович авылдашларын колхозга керергә үгетли, үзенә ярдәм итүне сорый. Халык үзләре өчен яңалык булган күмәк хуҗалыкка керергә ашыкмый, чөнки аңа кереп, сөрү җирләре, тарту көче (атлар), авыл хуҗалыгы инвентаре, терлекләр, орлык барысы да уртакка әйләнә. Аеруча да аякларында нык торган крестьяннар каршы булалар.

Шулай да әлеге халык җыены карары белән Беловка халкы акрынлап колхозга керә башлый, һәм яңа оешкан колхозны «Красное знамя» дип атыйлар. Колхозның беренче рәисе Шадрин Егор Федорович була.

Авылдагы нык хуҗалыкчылар үз милке белән аерылышырга теләмиләр, колхозларга каршы булалар. Колхозларны оештыруга каршы каты көрәш башлана. СССРның СНК һәм Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча, 01.02.1930 елда, милекне конфискацияләү һәм аны колхозларга тапшыру белән, кулакларны сыйныф буларак юк итү сәясәте игълан ителә. Кулакларга каршы җитди көрәш алып барыла, чөнки кешеләрнең тормышка карашы җитди була, авылда абруйга ия булган һәм үз дигәненә ирешергә күнеккән нык холкы кешеләрне сүз белән генә күндерү мөмкин булмый.

Беловкада Никифоров Пимен Никифорович таза хәлле крестьян саналган, бу аның раскулачить иткәндә характеристикасыннан күренә.

Аксубай РИК карары белән 1931 елның 12 июнендә Пимен Никифоров гаиләсе кулак буларак куыла һәм Киров өлкәсенең Проснецкий районына сөрелә. Бөтен мал-мөлкәте йолып алына һәм «Красное Знамя» колхозына тапшырыла.

Сөргенгә куылырга тиешле кулакларның исемлеге урыннарда ук төзелә.

Шуның аркасында Никифоровлар гаилә башлыгы фамилиясен «Пименов»ка алыштырырга карар кылгандыр, мөгаен.

Ул вакытта раскулачить ителгәннәрнең өйләреннән һәм каралты-кураларыннан Беловкада башлангыч мәктәп, колхоз идарәсе бинасы, сәүдә ноктасы һәм ашлык саклау складлары төзелә. Пимен Никифоровичның өлкән улы (Андрей) раскулачить ителүчеләр исемлегенә эләкми, бу вакытка ул гаиләсе белән аерым яши торган була. Әтисе, кискен үзгәрешләрне сизеп, Андрейның үз хуҗалыгын булдыруын тели. Өй салырга булыша.

1934 елда сөрелгән кулакларның хокукларын торгызалар, әмма бу аларга сөрген урынын калдырып китү хокукы бирми. Шул ук вакытта 1938 елда аларның балалары ирекле хәрәкәт итү хокукын алган һәм туган якларына китә яисә илдә индустриализацияләү процессында ярдәм итә алган.

Туган җирдән сөрелгәннәнсоң дүрт ел узгач, 1935 елда Пименов Пимен Никифорович тормыш иптәше Мария Ивановна белән Беловкага әйләнеп кайта. Кызлары Матрена һәм Екатерина Алексеевка поселогына кияүгә чыгалар. Киров өлкәсендә 19 яшьлек кызлары Елизавета балигъ булмаган энесе Василий белән кала. Соңыннан ул Ильмоводан сөрелгән кешегә кияүгә чыга, карт көненә кадәр шунда яши. Өлкән уллары Андрей ярдәмендә, аның әтиәнисе Беловкада кечкенә өй сатып ала (хәзер бу урында Савельева Мария яши). Әмма, күрәсең, борчулар, чит җирдә бәргәләнеп йөрүләр аркасында Пимен Никифорович һәм аның җәмәгате Мария Ивановнаның сәламәтлеге какшый, алар шул ук елны икесе дә бакыйлыкка күчә (Пимен – 57 яшьтә, хатыны – 56 яшьтә).

1941 елның 12 июлендә, сугыш башлангач Никифоров Андрей Пименович Аксубай РХК тарафыннан фронтка алына. Ике тапкыр яралана, беренче тапкыр – 1941 елның сигезенче октябрендә, икенче тапкыр – 1942 елның апрелендә. Туганнары сөйләвенчә, аягы каты яраланганнан соң ул өенә кайткан, улы Аркадийга истәлеккә пилоткасын калдырган. Ул фронтка киткәч, аның белән элемтә өзелә.

Туган - тумачаларының әйтүенә караганда, аның эшелоны дошман бомбасы астына эләккән булырга мөмкин. Аксубай РХК документларында Никифоров Андрей Пименович, 1907 елда туган, 11.07.1941 елда сугышка алынган, 02.1942 елда югалган, дигән мәгълүмат бар. Пименовлар гаиләсендә иң кечесе Василий Бөек Ватан сугышы елларында 208 нче зенит артиллерия полкында көрәшә, «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлык өчен» медальләренә лаек була.

Хәзерге вакытта Беловкада Пименовлар нәселеннән Пименов Пимен Никифорович белән аның тормыш иптәше Мария Ивановнаның оныгының тол хатыны – Евгения улы Александр гаиләсе белән яши.

Мария Ивановна Пименова (Белова) – Беловка авылына нигез салган Иван Иванович Беловның өлкән апасы.

(«Беловка – кичә һәм бүген» көндәлегеннән, Сергей Уланов.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев