Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кул кушырып утыра белми

Яңа Үзи авылы ак әбиләренең берсе Әминә Дәүләтшинага 90 яшь тулды.

Бу уңайдан йортта бәйрәм уздырылды. Якыннары, туганнары, балалары һәм оныклары, авылдашлары җыелды. Бәйрәм гаеплесе үзенең 90 нчы туган көнен исәнлектә, муллыкта һәм күтәренке кәеф белән каршылады.

Юбилее уңаеннан Әминә Мөтих кызын котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде. Ул бәйрәм гаеплесен истәлекле дата белән тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, районнан бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырды.

– Илебез өчен авыр елларда сез, үзегезне аямыйча, җиңүне якынайту өчен көнне-төнгә ялгап армый-талмый фидакарь хезмәт куйдыгыз, ә сугыштан соң халык хуҗалыгын торгыздыгыз, намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дип белдерде ул.

Котлауларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Беловка авыл җирлеге башлыгы Нина Андреева да кушылдылар. Авыл ветераннар советы вәкилләре дә  Әминә Мөтих кызы адресына бик күп җылы сүзләр яудырдылар.

Әминә Мөтих кызының тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Ул кече яшьтән колхозда хезмәт куя. Бөтен авыл халкы кебек, аның гаиләсе дә авырлыклар кичерә. Авыр хәлдән чыгарга хезмәт сөючәнлек һәм түземлек кенә ярдәм итә. Сугыштан соң авылдашына кияүгә чыга.

Ул төрле эшләрне башкара, хатын-кызлар бригадасы белән кырда да, ындыр табагында да, урманда да эшли. Тормыш иптәше – тракторчы була, урып-җыю чорында комбайнда хезмәт куя. Әбҗалетдин Фәссах улы белән 9 бала тәрбияләп үстерәләр – 6 ул һәм 3 кыз. Әниләре бәхетенә аларның барысы да исән-сау, туган  авылларыннан ерак яшәсәләр дә, үзләре туып-үскән нигезгә еш кайтып йөриләр. 

Тормыш иптәше генә 1996 елда бакыйлыкка күчкән. Аны авылда намуслы, хезмәт сөючән кеше буларак хәтерлиләр.
Ветеран кече улы Фәнис гаиләсендә гомер итә. Килене Светлана тәрбиясендә яши.

– Безнең әни бик актив кеше, – дип сөйли ул. – Олы яшьтә булуына да карамастан, бер урында утырырга яратмый. Авылда туганнарына, якыннарына еш кунакка йөри. Хәтере дә әйбәт, үткәннәрне искә алып сөйли.

Дәүләтшиннар йортында тормыш кайный дисәк тә ялгыш булмас, чөнки гаиләдә сабый бала булганда, барысы да аның тирәсендә бөтерелә – әби дә тәрбия процессына кушыла. Андый минутларда үзеңнең өлкән яшьтә булуың турында уйларга вакыт бармы соң инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев