Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күкрәк яман шеше: профилактика һәм иртәрәк ачыклау – сәламәтлек нигезе

Россиядә күкрәк яман шешен профилактикалау атнасы уза.

Иң киң таралган хатын-кыз авыруы һәм аны профилактикалау турында – Аксубай үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Юлия Егорова белән әңгәмәдә.

– Юлия Андреевна, статистикадан күренгәнчә, бүгенге көндә күкрәк яман шеше онкоавырулар арасында лидерлык позициясендә. Бу нәрсә белән бәйле соң?

– Кызганычка каршы, нәкъ шулай. Бу күп факторлар, шул исәптән тормыш рәвеше үзгәрү, нәселдәнлек һәм экологик хәл белән бәйле.

– Күкрәк яман шеше үсешенә ярдәм иткән хәтәр факторлар турында җентекләбрәк сөйләгез әле?

– Куркыныч факторлары ике төркемгә бүленә: үзгәрүчән һәм үзгәрми торган. Үзгәрми торган факторларга җенесе, яше, нәселдәнлеге, раса катнашы, сөт бизе тукымасының тыгызлыгы, менструаль цикл үзенчәлекләре һәм үткәндә сөт бизенең нурланышы керә.

Үзгәрә торган факторлар безнең яшәү рәвешебезгә бәйле: бала булмау яисә абортлар, соңарып бала табу, балага узуга каршы кулланылган пепаратларны дәвамлы кабул итү, менопаузадан соң гормональ терапия, күкрәк сөтен имезмәү, чамадан тыш алкоголь куллану һәм тәмәке тарту, артык авырлык, дөрес булмаган туклану һәм аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше.

– Күкрәк яман шеше үсү куркынычын киметү өчен, нинди профилактика чаралары күрергә була?

– Шуны истә тоту мөһим, күкрәк яман шеше һәрвакытта да тышкы факторлар белән бәйләнмәгән. Әмма, үз тормыш рәвешеңне үзгәртү, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, авырлыгыңны күзәтеп тору һәм дөрес туклану – бу профилактика ягына зур адым.

– Хатын-кызларга үз сәламәтлекләрен мөстәкыйль рәвештә ничек күзәтергә?

— Иң мөһиме – сөт бизләрен һәм култык асты лимфа төеннәрен үз-үзең даими тикшерү. Аны айга кимендә бер тапкыр эшләргә кирәк. Моннан тыш, хатын-кызларга даими рәвештә профилактик тикшерүләр өчен гинеколог, маммолог һәм терапевтка барырга, шулай ук сөт бизләренең УЗИ тикшерүен яки маммография узарга кирәк.

– Күкрәгендә үзгәрешләр тапкан хатын-кызларга нинди киңәшләр бирә аласыз?

– Күкрәгегездә нинди дә булса үзгәрешләр сизгән булсагыз, табибка баруны кичектермәгез. Белгечкә вакытында мөрәҗәгать итү уңышлы дәвалану нәтиҗәләрен арттырырга мөмкинлек бирә.

– Сөт бизендә яман шеш диагнозы куелган ничә хатын-кыз Аксубай үзәк район хастаханәсендә исәптә тора?

– Күкрәк рагы белән авыру статистикасы елдан-ел арта. Бүген диспансерда әлеге диагноз һәм авыруның төрле стадияләре булган 111 хатын-кыз исәптә тора. Кемдер моның белән очрашкан гына, кемдер дәвалану стадиясендә, кемдер ремиссиядә.

– Күкрәк яман шешен иртә ачыклау – уңышлы дәвалануның нигеземе?

–Йөз процент. Исегездә тотыгыз, сәламәтлегегез турында кайгырту – сезнең җаваплылыгыгыз. Профилактик чараларны игътибарсыз калдырмагыз, организмыгызга игътибарлы булыгыз һәм вакытында ярдәм сорап табибка мөрәҗәгать итегез.

– Кыйммәтле мәгълүмат өчен рәхмәт, Юлия Андреевна. Укучыларыбыз сезнең тәкъдимнәрегездән файдаланырлар һәм сәламәтлекләренә игътибарлы булырлар дип өметләнәбез.

Сезнең хатын-кыз сәламәтлеге буенча шик бармы? Аксубай үзәк район хастаханәсендә белгечкә язылыгыз. Моны дистанцион рәвештә РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша, саll-үзәкнең 8 (84344) 2-90-58 телефоны буенча шалтыратып, яки турыдан-туры поликлиникада инфомат яки регистратура аша эшләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев