Куелган бурычларны намус белән үтиләр
Узган елның сентябрендә район территориясендә яңа «Агро Раздолье» авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли башлады.
«Агро Раздолье» быелгы язгы чәчү эшләрен беренче тапкыр башкарды. Игенчеләр туфрак әзерләргә дә, көзге чәчүгә дә өлгерделәр: 1000 гектарда – көзге бодай, 603 гектардан артык мәйданда көзге арыш чәчтеләр.
Көздән хуҗалыкка барлыгы 350 миллион сумнан артыкка яңа техника – энергиягә бай тракторлар, комбайннар, тагылма агрегатлар, сиптергечләр кайтты. Бу техникада көзге агрочаралар һәм язгы кыр эшләре башкарылды. Чәчүне график буенча вакытында төгәлләделәр.
Яңа хуҗалык барлыкка килү белән элеккеге авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең төп составы «АгроРаздолье»да эшләвен дәвам итте. Эшчеләр үз хезмәтләре белән кызыксыналар, тотрыклы рәвештә аванс һәм хезмәт хакы алалар.
– Коллектив эш кәефе белән, барлык куелган бурычларны намус белән башкара, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Игорь Шугаев.
Җитәкчелек язгы кыр эшләре вакытында үзләрен яхшы яктан күрсәткән игенчеләр арасында Николай Герасимовны, Андрей Горбатовны, Александр Крайновны, Алексей Пайдаркинны, Рушан Габетдиновны һәм Алмаз Мингалимовны билгеләп үтте.
Бүгенге көнгә хуҗалыкта беренче чабымнан 2475 тонна сенаж салынган, басуларда үсемлекләрне тукландыру һәм саклау эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев