Кремль яр буенда «Минем Татарстан» фотомарафоны күргәзмәсе була
Биредә йөзләп фотосурәт куелчак.
Бүген, 30 август көнне, 12.00 сәгатьтә, Казандагы Кремль яр буенда «Минем Татарстан» фотомарафоны күргәзмәсе ачыла. Биредә профессиональ фотографлар һәм һәвәскәрләрнең Татарстанга багышланган эшләре куела. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Күргәзмәдә республиканың матурлыгын һәм гүзәл күренешләрен сурәтләгән йөздән артык эш була.
Керү бушлай.
Фотомарафонда 2 меңнән артык кеше катнаша. Аларның фотолары социаль челтәрләрдә #Прекрасный Татарстан, # Мой Татарстан хэштеглары белән чыга.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев