Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күпкатлы йортлар ишегалларына асфальт җәелә

Күпкатлы йортлар ишегалларында тротуарлар ясыйлар һәм асфальт җәяләр.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортлар территорияләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә.

– «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эш планы, биш ел срок белән, 2020 елда формалаштырылды, аңа 69 ишегалды территориясе кертелгән, – дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов. – 2020 елда да, 2021 елда да 14әр ишегалды территориясе төзекләндерелде. Бөтен җирдән диярлек совет чорындагы корылмалар алынды, территория мөмкинлек биргән урыннарда балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштырылды, ял итү зоналары, парковкалар һәм җәяүлеләр кичүләре булдырылды.

Ишегалларының бер өлешен быел тиешле хәлгә китерделәр инде. Күпкатлы йортларга керү юллары, тротуарлар салынды, парковкалар булдырылды. Мазилин урамы буенча 46, 68,54,72 йортлар ишегалларында юл эшләре төгәлләнгән. Сишәмбе көнне Мазилин урамындагы 74нче йорт ишегалдында эш кайный иде – авыр техника һәм эшчеләр бригадасы ишегалдына асфальт түшәде.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында быел 14 ишегалды территориясе – Шоссе урамындагы 82 А , 82 Б, 82 В йортлары, Мазилин урамы буенча урнашкан 46, 25, 20, 62, 54,74, 72, 68, 68 А йортлары, Ленин урамындагы 21, 23 йортлар ишегаллары төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев