Күп кенә проблемалар хәл ителгән
Сөнчәле авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Җирлек башлыгы Ирина Крайнованың хисап чыгышында 2021 елда депутатлар корпусы эшенә йомгак ясалды.
Сөнчәле авыл җирлеге территориясендә 572 кеше яши. Хисап чорында 10 кеше вафат булган, бер бала туган. Җыенда билгеләп үтелгәнчә, алдагы елларда гражданнар җыеннарында күтәрелгән күпчелек мәсьәләләр хәл ителгән. Сөнчәле һәм Кече Сөнчәле зиратлары территорияләре документлаштырылган, контейнерлар урнаштыру өчен мәйданчыклар төзелгән. Кече Сөнчәле авылында авыл клубын төзү һәм юл мәсьәләләрен хәл итү бурычы тора. Нефтьчеләр компаниясе ярдәме белән Кече Сөнчәледә чиркәү каршында якшәмбе мәктәбе ачылган. Бу авылда балалар уен һәм спорт мәйданчыклары төзелгән. Сөнчәле мәктәбендә агымдагы ремонт ясалган, яңа җиһазлар сатып алынган. 2021 елда җирлектә 188500 үзара салым акчасы җыелган, дәүләт бүлеп биргән акча белән аның гомуми күләме 942500 сум тәшкил иткән. Бу акчаларга авыл урамнарына салу өчен вак таш, ягулык сатып алынган, шулай ук территорияне яшелләндерү, кышкы чорда юлларны карап тоту өчен дә кулланылган.
2022 елда үзара салым буенча 115800 сум акча җыю планлаштырыла. Бу акчаны вак таш, суэтем башнясы өчен насос, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар сатып алу, урам яктырткычларын алмаштыру һәм юлларны ремонтлау эшләренә тоту ниятләнә. Шулай ук Кече Сөнчәлегә кадәр юл төзү эшләрен башлау һәм яңа мәдәният учагы төзү мәйданчыгын әзерләү планлаштырыла. Җирлектә 262 шәхси ярдәмче хуҗалык, 2 крестьян-фермер хуҗалыгы, 4 шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев