Күп балалы гаиләгә – подписка
“Авыл таңнары”ннан традицион “Игелек агачы” акциясе дәвам итә.
Теләге булган һәр кеше 2020 елның беренче яртысына күп балалы гаиләләр өчен «Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял пурнасе» гәзитләрен яздыра ала. Акциягә беренчеләрдән булып Аксубай районы прокуроры Эдуард Хираҗев кушылды, сүз уңаеннан, ул үзе дә күп балалы гаилә башлыгы.
Ул Аксубайда яшәүче күп балалы Наталья һәм Виталий Сосновлар гаиләсенә район гәзитенә подписка рәсмиләштерде. Подписканы почтальоннар аша да, Почта бүлегендә дә рәсмиләштереп була. Редакциядә гәзиткә альтернатив язылу мөмкинлеге бар.
Акция срогы 2019 елның 1 сентябреннән 2019 елның 31 декабренә кадәр.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев