Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Көзге чәчү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар

Никитин крестьян-фермер хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнары һәм КФХ башлыклары катнашында семинар-киңәшмә узды.

 

Үсемлекчелек буенча белгечләр көзге культуралар чәчү үзенчәлекләре, туфракны төп эшкәртү һәм 2024 ел уңышы өчен орлык материалын саклауга кую турында фикер алыштылар. Семинарда катнашучылар килгән ашлыкны эшкәртү бара торган объектларны, уңышны саклау складларын кызыксынып карадылар.

Семинарны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Көзге культуралар – киләсе ел уңыш өчен нигез, – диде ул. – Быел корылык булуга карамастан без көзге культуралардан яхшы уңыш ала алдык. Аларның уңышы яз көне яңгырлар булмауга бәйле түгел.

Район җитәкчесе игътибарны Алексей Кондратьев хуҗалыгында барлык эшләрнең дә җайга салынган булуына юнәлтте, үсемлекчелектәге күрсәткечләр эре инвесторларныкы белән чагыштырганда бер дә ким булмавын билгеләп үтте.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов хуҗалыклар мисалында көзге культураларны чәчү барышы турында сөйләде. Күчмә фондны куллану зарурлыгына аерым тукталды.

– Бүгенге көнгә көзге культуралар гомуми мәйданың 60 процентында чәчелгән, – дип ассызыклады ул. – Хуҗалыкларда чәчү эшләре оешкан төстә бара, «Волга-Селект» ҖЧҖдә чәчү төгәлләнде инде.

ТР Россельхозүзәге филиалы җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов семинарда катнашучыларга препаратлар белән эшкәртелгән культуралар үрнәкләрен күрсәтте. Ул орлыкларның мәҗбүри фитоанализы, көзге культураларны чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы эшкәртү турында сөйләде.

Семинар Кондратьев хуҗалыгы кырында дәвам итте. Авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин җыелучыларга көзге культураларны игүнең технологик үзенчәлекләрен аңлатты. Белгечләр фермерның көзге чәчү тәҗрибәсе белән турыдан-туры агрегатлар эше буенча таныштылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев