«Кояшлы куянкай» бәйгесендә катнашучылар үз призларын халыкара Энергия саклау көнендә алачак
«Кояшлы куянкай» балалар иҗат эшләре республика бәйгесенә йомгак ясалды.
12 ел дәвамында «Татэнергосбыт» АҖ үсеп килүче буын арасында энергиягә сакчыл карашны популярлаштыру буенча актив эш алып бара. Мондый эш кысаларында ел саен «Кояшлы куянкай» балалар иҗат эшләре республика бәйгесе үткәрелә, анда 4-17 яшьлек балалар катнаша ала. Чара балаларда кечкенәдән акыллы фикерләүне формалаштырырга тиеш.
Бәйгене оештыручылар адресына аның башлануы турында игълан ителгәннән соң бик күп эшләр – тематик рәсемнәр, шигырьләр, хикәяләр һәм эшләнмәләр кергән. Алар барысы да төрле һәм кызыклы, жюрига иң яхшы эшләрне сайлап алу катлаулы булган.
«Иң яхшы эшләнмә» номинациясендә призерлар арасында Иске Ильдеряктән 12 яшьлек Сергей Горбунов, «Иң яхшы хикәя яки шигырь» номинациясендә – 15 яшьлек Василий Горбунов, шулай ук Иске Ильдеряктән.
Призларны тантаналы рәвештә тапшыру 11 ноябрьдә, Халыкара Энергия саклау көнендә «Татэнергосбыт» АҖнең төп офисында узачак.
Фото: конкурс эше/район хакимияте архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев