Кошлар – безнең дусларыбыз
1927 нче елның 1 нче апреле Россиядә рәсми рәвештә Кошлар көне дип билгеләп үтелә. Ел саен бу көнгә балалар үз өйләре янындагы агачларга кош оялары ясап элеп куялар.
Җылы яклардан кайткан сыерчыкларның шатлыклы авазлары, бер-ике айдан нәни кошчыкларның оя тәрәзәсеннән күренеп алулары табигатькә тагын да ямь өстәп тора. Бу матур гадәт бүгенге көнгә кадәр экология тәрбиясе буларак мәктәпләрдә сакланып калган.
Мисалга, Чуваш Енорускиносы мәктәбендә апрель ае экологик айлык дип игълан ителгән. – Апрельнең беренче көнендә мәктәптә канатлы дусларыбызга багышланган фәнни-гамәли конференция, рәсемнәр һәм шигырьләр конкурсы, викториналар үткәрелә, - дип сөйли биология укытучысы Любовь Маркитанова. – Безнең мәктәпне тәмамлаучылар әлегә кадәр мәктәп бакчасына кош оялары ясап куйган чакларны искә төшереп сөйлиләр.
Иске Ильдеряк һәм Савгач урта мәктәпләрендә дә табигатьне саклауга зур өлеш кертәләр. Кыш көннәрендә технология дәресләрендә укучылар мәктәп янындагы паркка җимлекләр ясап куялар. Шулай итеп алар кошларны ачлыктан саклап калалар. - Татарстан территориясендә 300 төрдән артык кош яши. Аларның һәркайсы үзенчәлекле.
- Көндәлек тормышта без аларның уннарча төрен күзәтеп, аларга сокланабыз, - дип сөйли Аксубай урман хуҗалыгының урманнарны саклау буенча инженеры Әлфия Булдакова. - Барыбызга да билгеле булган кызылтүш безнең урманнарда яши, миләш, балан һәм башка үсемлекләр белән туклана. Аларның орлыклары кошның ашказанында эшкәртелми, шул рәвешле азык калдыклары туфракка эләгә һәм алардан яңа үсентеләр шытым бирә. Шулай итеп кызылтүш, башка урман кошлары кебек үк, миләш, балан, шомырт агачлары таралып үсүгә ярдәм итә.
“Кошлар көне”н үткәрү беренче чиратта әнә шул гамәлләрне күздә тотып үткәрелә. Кеше үз тырышлыгы белән кошларны авыл һәм урман хуҗалыгында зарарлы бөҗәкләр һәм кимерүчеләр белән көрәшкә җәлеп итә ала. Ә мәктәпләрдә шул темага үткәрелгән чаралар балаларда табигатькә сак караш һәм кызыксыну тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев