Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кош гриппы – Татарстанда

Республикада кош гриппы буенча хәл киеренкеләнә бара.

Рәсми мәгълүматлар буенча, кошларның А гриппы буенча карантин режимында Россия төбәкләрендә 100гә якын инфекция учаклары бар, Татарстанның Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында да кош гриппы табылган.

Кош гриппы – нинди авыру, һәм район территориясенә куркыныч инфекция керүне ничек булдырмаска – бу турыда белгечләрдән аңлатуларын сорыйбыз.
Рәис Хөснуллин – районның баш ветеринария табибе:

– Кош гриппы – кыргый һәм йорт кошларының кискен вирус авыруы. Ул 100 процент үлемгә китерә, шулай итеп хуҗалыкларга икътисади зыян сала. Авыру тиз уза, үлем авыруның беренче билгеләре күренгәннән соң 24-72 сәгать эчендә була.

Грипп таралуның төп юлларының берсе – азык яки су һәм кошларның авыру кош белән туры контакты аша. Төп авыру таратучылар – кыргый, су кошлары. Әгәр хуҗалыкка грипп белән авырган кошны кертсәгез, нәтиҗәдә, авыру кош гына түгел, үзегезнең кошларыгыз да, күрше йортлар кошлары да һәлак була.

– Авыруны ничек билгеләргә?

– Аны түбәндәге билгеләр буенча танып була: кошларның хәрәкәте үзгәрүе, башларын артка җибәрү, селкетү белән башларын әйләндерү, муеннары кәкрәю, тышкы ярсыткычларга реакция булмау, азыктан һәм судан баш тарту, конъюктивит, күзләрнең мөгез катламы караңгылану һәм сукыраю, эчләре китү, кикрикләренең караюы.

Район кешеләренә игътибарлы булырга кирәк – бу билгеләрнең берсен булса да күрсәгез – шунда ук ветеринария пунктларына мөрәҗәгать итегез.
Ольга Алексеева, ТР ДВИ территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторы:

– Район территориясенә кош гриппын кертүне булдырмас өчен саклык чараларын үтәргә кирәк. Йорт кошларын йорт территориясеннән чыгармаска, йорт кошларының кыргый кошлар белән контактын булдырмаска, аеруча да су кошлары белән.

Маллар һәм кошлар асрау корылмаларын чиста тотарга, бөтен корылмаларга һәм территориягә механик чистарту һәм дезинфекция үткәрергә кирәк. Йорт һәм декоратив кошлар өчен азыкларны, кыргый кошлар җитә алмаслык ябык су үтмәслек сыешлыкларда сакларга кирәк. Кошларны ашату алдыннан азык калдыкларын кайнатырга кирәк.

ТР баш ветеринария инспекторы карары буенча, Татарстан территориясендә йорт кошларын сату тыелган. Күрше төбәкләрдә кош гриппы буенча хәлне яхшырту өчен, кошларны кертү, сату һәм сатып алу тыелган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев