Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кош гриппы: район өчен куркыныч бар

Аксубайда югары патогенлы кош гриппының шартлы учагын бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды

Өйрәнүләрдә дәүләт ветеринария хезмәте, эчке эшләр бүлеге, Роспотребнадзор һәм үзәк район хастаханәсе, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Аксубай урманчылыгы, коммуналь хуҗалык һәм МЧС белгечләре катнашты.

Катнашучыларның бурычы – кош гриппы учагы барлыкка килүнең шартлы куркынычы янаганда ведомствоара хезмәттәшлекне эшләү

Рәсми мәгълүматларга нигезләнеп, Лениногорск районында кошчылык фабрикасы территориясендә югары патогенлы кош гриппы табылган. Күзәтү зонасына республиканың барлык күрше районнары территорияләре дә эләкте. Әмма, безнең районны грипп учагы пәйда булган зонадан аерып торган йөзләрчә километр ара районның иминлеген гарантияләми. Шуңа күрә районның ветеринария берләшмәсе бездә куркыныч вирус барлыкка килүгә юл куймау буенча барлык чараларны күрә.

Өйрәнүләр гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Станислав Зайцев җитәкчелегендә үтте.

– Хезмәтләр кош гриппы буенча барлык гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга һәм аның барлыкка килү куркынычы янаганда үзара килешеп эшләргә тиеш, – дип билгеләп үтте ул.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин кош гриппы буенча вәзгыять белән таныштырды.

Өйрәнүләр барышында катнашучылар кош гриппын юкка чыгарганда кулланылган практик күнекмәләрне эшләделәр: авыру кош пробаларын алу, лаборатория диагностикасы ясау, авыру кошларны утильләштерү, йогышсызландыру, авыру учагында автотранспортны йогышсызландыру һәм медицина озатуы белән ветеринария-полиция посты эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев