Кош гриппы куркынычыннан ничек сакланырга?
Лениногорск районында кош гриппы учагы табылу сәбәпле, район халкына профилактик чаралар күрергә кирәк.
Куркыныч авырудан ничек саклану турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин сөйли.
– Кош гриппы – кошларның кискен йогышлы вируслы авыруы, ул ашкайнату, сулыш алу органнарын зарарлый, югары таралуычанлыгы белән аерылып тора.
Инфекцияне таратучылар булып – кыргый һәм синантроп кошлар тора. Бу вәзгыятьтә бүген гражданнардан, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылардан, кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләреннән аеруча уяулык таләп ителә.
Саклану чараларын тайпылышсыз үтәү мөһим. Аерым алганда: кош-кортны тәрбияләү, тоту, сату санитария-гигиена, ветеринария- санитария кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә башкарылырга тиеш; йорт кошларын кыргый кошлар белән контактны булдырмас өчен ишегалдында асрарга кирәк.
Кошларның күпләп үлүе ачыкланганда, участок ветеринарларына мөрәҗәгать итәргә яисә район ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев