Коррупциягә каршы үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк
Район мәгариф бүлегендә коррупциягә каршы көрәш темасына киңәшмә узды.
Район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова белем бирү учреждениеләре директорлары игътибарына 2020 һәм 2021 елларда Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә ачыкланган коррупцион хокук бозулар турындагы мәгълүматларны җиткерде. Мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу мәсьәләләре буенча чаралар күрергә кирәклегенә дә игътибар итте.
–Мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча чаралар күрмәү җитәкчегә карата, хәтта аны эштән азат итүгә кадәр, административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп булып тора, – дип искәртте спикер.
Киңәшмә барышында үсеп килүче буынны коррупциягә каршы тәрбияләү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев