Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коррупциягә каршы тору турында

Аксубай районы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә коррупциягә каршы тору буенча чаралар турында район үзәк хастаханәсе баш табибе Рөстәм Әхмәтшин сөйләде.

Барлык чаралар да сәламәтлек саклау өлкәсендә ришвәтчелеккә юл куймауны һәм хезмәткәрләрнең коррупция юлына басмауларын тәэмин иткән шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Район үзәк хастаханәсе буенча боерыклар чыгарылган,  коррупциягә каршы торуга бәйле оештыру нигезләрен тәэмин итү өчен күрсәтмәләр расланган. “Хәбәр итү тартмалары“ урнаштырылган, пациентлар өчен “Ришвәтчелек юк“ мәгълүмати стенд эленгән, анда дәвалау учреждениесендә ришвәтчелек гамәле килеп туганда нинди чаралар күрергә кирәклеге хакында бәян ителгән.

Медицина хезмәткәрләре белән даими рәвештә тематик  киңәшмәләр үткәрелә. Аксубай район үзәк хастаханәсенең рәсми сайтында һәр елны яңартылып килгән медицина хезмәтләре күрсәтү төрләре  күрсәтелгән лицензия, дәүләт заказы программасы, “Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү турында“гы положение, күрсәтелгән түләүле медицина хезмәтләре исемлеге һәм прейскуранты урнаштырылган. 

Дәүләт мәнфәгатьләре өчен хезмәтләр күрсәтү, эшләр башкару, товарлар тәкъдим итүгә заказларны урнаштырганда бюджет средстволарыннан нәтиҗәле һәм максатчан файдалану һәм РФ кануннарын үтәү катгый контрольгә алынган.

“Татарстан медицина техникасы һәм фармация“ ГУП даруларны, медицина әйберләрен, махсус дәвалау туклануы продуктларын, йогышсызландыру чараларын һәм  бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантиясе программасы буенча иммунобиологик препаратларны бердәнбер тәкъдим итүче булып тора.

Федераль дәрәҗәдәге льготалы препаратларга заявкаларны район үзәк хастаханәсе елына ике тапкыр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының фармация буенча идарәсенә лимитта каралган сумма чикләрендә тәкъдим итә.

Төбәк дәрәҗәсендәге ташламаларга ия гражданнар өчен дару препаратларына заявкалар “Таттехфарм“ ГУПка шулай ук  елына ике тапкыр тәкъдим ителә. Льготалы медицина препаратлары билгеләнгән үрнәктәге һәм таләпләргә нигезләнеп рәсмиләштерелгән рецептны тәкъдим итү буенча 45 нче даруханә аша бирелә.

Рецептларны табибләр пациентның сәламәтлеге торышын кабат тикшергәннән соң язып бирәләр. Иммунобиологик препаратлар, федераль льготачыларга кебек, милли календарь буенча һәм шулай ук  таләпне исәпкә алып субвенция буенча елына бер тапкыр августта тәкъдим ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев