Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр

Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышында берничә мәсьәлә тикшерелде.

Аксубай үзәк район хастаханәсендә коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру турында баш табиб Марсель Ислямов бәян итте, шул исәптән мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу мәсьәләләрен көйләү нормаларын үтәү өлешенә дә тукталды.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина мәгариф бүлегендә һәм ведомство карамагындагы муниципаль мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру турында сөйләде.

Районда ЛПХ, үсемлекчелек һәм терлекчелекне үстерүгә алынган федераль һәм республика субсидияләрен кулланганда коррупция күренешләрен кисәтү буенча күрелгән чаралар турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов сөйләде.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча республика комиссиясе утырышы беркетмәсе һәм районның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегенең таләпләре турындагы мәгълүматларны җиткерде.

Утырышка район башлыгы Камил Гилманов йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, барлык органнар һәм структураларның эшчәнлек максаты – гамәлдәге закон кысаларында үз вәкаләтләрен һәм бурычларын үтәү, коррупция күренешләренә юл куймау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев