Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коррупция турында шигырь юллары белән

Район газетасы редакциясе коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия белән берлектә «Коррупциягә каршы бергәләп!» иҗади бәйге игълан итә.

Бәйгенең максаты: актив гражданлык позициясен һәм коррупциягә каршы дөньяга карашны формалаштыру. Бәйгегә Аксубай муниципаль районы территориясендә яшәүче гражданнарның эшләре кабул ителә, алга таба алар реклама һәм бәйгене үстерү өчен кулланылырга мөмкин.

Конкурс эше коррупциянең кискен социаль проблемасын чагылдырырга, шулай ук әлеге теманы гражданнарның аңында актуальләштерүгә ярдәм итәргә тиеш.

Эш форматы – үзең иҗат иткән шигырь. Эшләр Times New Roman шрифты белән 14 кегль зурлыкта, юллар арасындагы интервал 1,5 булган doc яки docx форматындагы документлар рәвешендә кабул ителә.

Җиңүче 2 яшь категориясе буенча билгеләнә: 35 яшькә кадәр, 36 яшь һәм аннан югарырак. Тематикага туры килмәгән эшләр бәйгедә катнашудан читләштерелергә мөмкин.

Бәйгедә катнашу өчен редакциянең webselnew@ gmail.com электрон почтасына «Коррупциягә каршы бергәләп!» Бәйгесенә» темасын билгеләп, шигырь җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне укучылар үзләре тавыш бирү юлы белән билгеләячәк. Иң күп тавыш җыйган ике эш иң яхшысы дип танылачак.

Эшләр 2023 елның 24 маеннан 14 июненә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү aksubayevo.ru сайтында 15.06.2023 елда 00:00 сәгатьтә башлана һәм 20.05.2023 елда 00:00 сәгатьтә тәмамлана.

Эш авторның исемен һәм фамилиясен, катнашучының яшен, уку йортын һәм иҗат түгәрәген күрсәтүне (әгәр булса) үз эченә алырга тиеш. Бәйгегә нәтиҗәләр 2023 елның 21 июнендә ясалачак.

Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-85-99, 2-84-52. Бәйге сроклары – 2023 елның 24 маеннан 21 июненә кадәр.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев