Коронавирустан дәвалаган өчен табибларның өстәмә акчаны кайчан алачагы әлегә билгесез
«Хәзерге вакытта шул акчаларны бүләргә мөмкинлек бирәчәк норматив документлар эшләнә. 15 апрельгә кадәр хезмәт хакы тулысынча түләнәчәк», — диде Владимир Жаворонков.
Татарстанда коронавирустан дәвалаган өчен табибларның хезмәт хакыннан тыш өстәмә акчаны кайчан алачагы әлегә билгеле түгел. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән өстәмә ярдәм күпме табибка һәм кайчан киләчәген сорашты.
«Хәзерге вакытта шул акчаларны бүләргә мөмкинлек бирәчәк норматив документлар эшләнә. Хезмәт хакына килгәндә, 15 апрельгә кадәр бөтен хезмәт хакы тулысынча түләнәчәк», — диде Владимир Жаворонков. Аның сүзләренчә, өстәмә акчалар күпме кешегә түләнәчәге дә әлегә билгеле түгел.
«Табибар гадәттән тыш хәл режимында эшли, шуңа күрә ил Президенты карары бик вакытлы. Һәркем үз урынында вакытында реакциясен күрсәтеп, карар кабул итсә, нәтиҗәсе булачак», — дип белдерде Илсур Метшин.
Владимир Жаворонков, шулай ук, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы табиблар өчен дистанцион укулар оештырганын билгеләп узды.
РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, табиблар өчен өстәмә түләү аена 80 мең сум булырга тиеш. Урта медицина персоналына (фельдшер, шәфкать туташы) аена 50 мең сум түләячәкләр, ә кече медицина персоналы хезмәткәрләре аена 25 мең сум өстәмә акча алачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев