Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Контракт төзегән өчен 1 400 000 сум

Татарстанда контракт хезмәтенә керү өчен шартлар тагын да җәлеп иткеч булды.

Яшәү урыны буенча районга карап, бер тапкыр 1,5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан һәм югарырак түләнә.

Бүгенге көндә Аксубай районының 27 кешесе Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килешү төзеде.

– Документларны рәсмиләштерү һәм контракт төзү өчен сроклар бер көнгә кадәр кимеде. Бүген контракт төзергә теләүчеләр – илебезнең язмышына, балаларыбызның киләчәгенә битараф булмаган патриотлар. Акча эшләү мөмкинлеге генә түгел, – дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев.

Оборона министрлыгы контрактчыларга 195000 сум түли, 1 005 000 сум Татарстан Республикасыннан бер тапкыр түләнә, тагын 200 000 сум – районнан. Контрактчылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең гомуми суммасы 1 400 000 сум тәшкил итәчәк.

Аксубай районы кешеләренә контракт буенча хезмәт итүгә документлар тапшыру өчен авыл җирлеге башкарма комитетына яисә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: шт Аксубай бистәсе, Совет ур., 2 йорт. Тел.: 8 (843-44) 2-73-66. Биредә үк контракт хезмәте турында тулырак белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев