Контейнерларны агач ботаклары белән тутырмагыз!
Көнкүреш калдыклары җыю өчен куелган контейнерларда һәм алар тирәсендә еш кына агач һәм куак ботаклары өемнәрен күрергә мөмкин.
Җылы көннәр җитү белән, район халкының күпчелеге бакчаларын, ишек алларын һәм йорт яны участокларын җыештыруга керешә. Табигатьнең җанлануы белән бергә, чүп күләме дә арта, ләкин нәрсәне контейнерга ташларга мөмкин, ә нәрсәне – катгый рәвештә ярамый икәнен бутамаска кирәк. Язның төп “языкларының” берсе – чүп бакларында бакча һәм яшелчә бакчаларыннан ташылган агач ботаклары.
– Киселгән агач ботаклары, яфраклар һәм чабылган үлән кебек үсемлек калдыклары каты көнкүреш калдыклары (ТКО) булып саналмый һәм аларны бакларга да, контейнер мәйданчыкларына да ташларга ярамый, – ди Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов. – Бу калдыклар махсус техниканың эшләвен боза, контейнерларны тутыра һәм антисанитария тудыра.
Калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар каралган: физик затлар өчен — 2 000 сумнан, юридик затлар өчен — 200 000 сумнан алып.
Табигый чүп-чарны дөрес үтильләштерергә була: ботакларны контейнерларга яисә алар янәшәсендә ташламаска, ә кулланырга кирәк.
Вариантларның берсе – аларны янгынга каршы нормаларны үтәп яндыру. Тагын бер дөрес юл — компостлаштыру. Черегән ботаклар, яфраклар һәм үлән вакыт узу белән чүп ташучы машиналарга комачаулык тудырмаячак, ә яшелчә һәм бакча өчен менә дигән органик ашламага әвереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев