Конкурста җиңгән өчен Татарстан Республикасы Президентыннан машиналар алдылар
Казанда Татарстан муниципаль берәмлекләре Советының XV съезды узды.
Анда район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә Аксубай районы делегациясе дә катнашты.
Съезд башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-бәйгедә җиңүгә ирешкән җирлек башлыкларына 93 автомобиль һәм җиде 17 урынлы микроавтобус ачкычлары тапшырды.
Алар арасында Аксубай районының авыл җирлекләре башллыклары – Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова һәм Яңа Үзи авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов та бар. Аларга, Татарстанның иң яхшы авыл җирлекләре башлыклары арасында яңа Chevrolet Niva эш автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Быел конкурс унберенче тапкыр үткәрелә. Аның максатлары — Татарстанның муниципаль берәмлекләре эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген арттыру һәм республиканың авыл һәм шәһәр җирлекләрендә тормыш сыйфатын яхшырту. Җиңүчеләрне социаль-иктисадый күрсәткеч нәтиҗәләре буенча билгеләгәннәр.
2020 елда авыл җирлекләре башлыкларына төп функөияләрдән тыш тагын бер эш өстәлде – пандемия чорында алар беренчеләрдән булып, үз җирлекләрендә яшәүчеләргә дару препаратлары китереп, ирекле ярдәмчеләр булдылар. Әйтергә кирәк, яңа машиналар алар өчен бик тә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев