Комсомолларны хөрмәтләделәр
Бәйрәмне оештыруны Аксубай универсаль технологияләр техникумы коллективы үз өстенә алды һәм, билгеләп үтәргә кирәк, аны тиешле дәрәҗәдә үткәрде дә.
Бу кичә яшьлектә истә калган комсомол еллары, бергәләп бәхетле киләчәкне төзегән дуслар, иптәшләр турындагы истәлекләр белән тулы иде. Бәйрәмгә район чикләрендә яшәүче ВЛКСМның район комитеты секретарьләре дә килде. Алар арасында совет чорының дәүләт партия эшлеклесе Кеазим Баязитов та бар иде.
Чара бергәләп комсомол турындагы җырны башкарудан башланып китте.
ВЛКСМ юбилеен билгеләп үтү буенча оештыру комитеты рәисе, ВЛКСМның башта өченче, аннары икенче секретаре булган Маргарита Золина комсомоллар эшчәнлеге турындагы киң күләмле доклад белән чыгыш ясады.
– Комсомол күпләр өчен “тормыш мәктәбе“ булды, – дип билгеләп үтте ул. – Комсомол хезмәткәрләре, кешеләр белән эшләү мәктәбен үтеп, партия, совет, хуҗалык, профсоюз эше җитәкчеләре сафын тулыландырдылар. Комсомол кадрлар хәзерләү нигезе булды.
Безнең якташларыбыз халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләделәр, район данын якладылар. Алар арасында бертуган Беляевләр, Яһудиннар, Р.С. Хәмәдиев, А.К. Самаренкин, М.Абдрахманов, Г.А. Динмөхәммәтов, В.Г. Тимирясов, К.Г. Яковлев, Н.Гыйматдинова, Е.Еллиев һәм башка бик күпләр бар. Районда бүгенге көндә дә яшьләргә тәрбия бирү эшен гамәлгә ашырган ветераннар да аз түгел. Остазлык күрсәтүегез, безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
– Комсомол куәтле тәрбия көче булды, – диде Камил Камал улы. – ВЛКСМ сафларына иң булдыклыларны – авыл хуҗалыгы алдынгыларын, иң актив яшьләрне кабул иттеләр. Комсомоллар Бөек Ватан сугышы фронтларында да, сугыштан соң илне торгызуда да алгы сызыкта булганнар. Сез чирәм җирләрне күтәрдегез, БАМны, Казан ТЭЦын һәм Яр Чаллы “КамАЗ“ын төзедегез. Комсомол күпләргә тормышка юллама бирде, хезмәт баскычында юнәлеш ноктасы булды. Хөрмәтле комсомоллар, намуслы һәм гадел хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән котлап, сезгә саекмас көч, сәламәтлек һәм озын гомер телим.
Район башлыгы яшьләргә тәрбия бирүдә үзләреннән саллы өлеш керткән актив комсомоллар АТУТ директоры Фәрхат Аюповка, Надежда Петровага, Гөлшат Гелметдиновага, Геннадий Золинга, Шәүкәт Кәбировка, Лидия Горбуновага, Владимир Семеновка, Владимир Павловка, Геннадий Красильниковка һәм Мингаян Мөхәммәтҗановага Мактау кәгазьләре тапшырды.
АТУТ директоры Фәрхат Аюпов техникум тормышы белән таныштырды. Геннадий Золин, Шәүкәт Кәбиров һәм башкалар районда комсомол эшчәнлеге турында сөйләделәр. Тантаналы чыгышлар концерт номерлары белән алмашынып барды.
Аксубайлылар комсомол турындагы җырларны күз яшьләрсез генә башкара алмадылар. Бәйрәм үзенең яшьлеген, гомерен ВЛКСМга багышлаган, ГТО, БАМ, “Ленин зачеты“ дигән төшенчәләрне, комсомоллар эшчәнлеген якыннан һәм яхшы белгән барлык кешене бергә берләштерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев