Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Компетентлык – уңыш нигезе

Шул көннәрдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов туган көнен билгеләп үтте.

Алтмыш яшьлек юбилее уңаеннан аны хезмәттәшләре, дуслары, якыннары кайнар котладылар. Юбилей көнне район башлыгы Камил Гилманов аңа Мактау грамотасы тапшырды.

Миниршат Фәтклим улы  кырык елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Соңгы ике елда ул авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкли.

Ул яшьлек, комсомол елларыннан ук үзенең намуслы хезмәте белән иптәшләренең хөрмәтен һәм ышанычын яулаган буын вәкиле. Аксубай һөнәри техник училищесын тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгына эшкә килә – Ленин  исемендәге колхозда слесарь-ремонтчы булып эшли башлый. ДОСААФ автомәктәбендә белем ала, армиядә хезмәт итеп кайта, Тукай авыл хуҗалыгы техникумында, аннан соң  Казан ветеринария институтында зоотехник һөнәрен үзләштерә. Зәй районында баш зоотехник булып эшли.

Туксанынчы еллар башында туган районына кайта. Бу район гына түгел, тулаем ил өчен авыр вакытлар иде. Бар нәрсәгә кытлык, халык хуҗалыгының барлык өлкәләрендә дә бөлгенлек. Миниршат Алимовны Ленин исемендәге совхозның баш зоотехнигы итеп билгелиләр, дүрт елдан – “Баланда“ совхозы директоры, аннан соң – УСХиПның баш зоотехнигы, терлекчелек бүлеге җитәкчесе, җитештерү-маркетинглау бүлеге җитәкчесе.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм оешмаларны үзгәртеп кору белән бәйле кыенлыклар, финанслау буенча проблемалар эшкә, идарә итү принципларына яңача якын килүне таләп итә. Авыл хуҗалыгы тармагында туры юлдан китү өчен шактый кыен этапларны үтәргә туры килә. Нәтиҗәләр дә озак көттерми – район эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча уңай күрсәткечләргә ирешә.

Авыл хуҗалыгы идарәсенә җитәкчелек иткән соңгы ике елда ул район АПКсы алдына куелган бурычларны үтәүне тәэмин  итә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә туфрак уңдырышын яхшырту, органик һәм минераль ашламаларны нәтиҗәле куллану, бөртекле культуралар игү, аларның технологияләрен камилләштерү, югары уңыш бирә торган сортларны куллану буенча яңа технологияләр уңышлы гамәлгә ашырыла.

Җитәкче нинди генә мөһим эшләр белән мәшгуль булмасын – гади эшчеләр, игенчеләр һәм терлекчеләр аның игътибар үзәгендә. Хезмәтләрен күрә белү, хөрмәтләү аларның авыр хезмәтендә зур этәргеч булып тора, дип саный ул.

Кызу урып-җыю чорында, туфрак әзерләү, ашлык суктыру белән мәшгуль булган механизаторлар янына кырга шәхсән килеп, югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен  район  җитәкчелеге, УСХиП исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырырга, алар белән җылы мөнәсәбәттә аралашырга һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә һәрвакыт вакыт таба. Терлекчелек тармагында зур тәҗрибәгә ия белгеч буларак, Миниршат Фәтклим улының ферма эшчеләре белән очрашуларда әйтер сүзе бар.

– Әгәр җитәкче үзе эшләгән тармакта барысыннан да хәбәрдар һәм коллективны үз тирәсендә туплый ала икән, эш нәтиҗәле булачак, – дигән фикерләре белән уртаклашты Миниршат Фәтклим улы. –  Мине яхшы белгечләр, фикердәшләрем чолгап алган. Бергәләп без район иминлеге өчен хезмәт куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев