Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Комиссия утырышында иминлек мәсьәләсе турында фикер алыштылар

Аксубай районы советында район җитәкчесе Камил Гилманов җитәкчелегендә террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш эшендә Федераль иминлек хезмәте, район прокуратурасы вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенең төп мәсьәләләре – массакүләм бәйрәмнәр, Белем көнен, җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлауларга әзерлек һәм үткәрү, террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көнен уздыру чорында террорчылыкка каршы сакланышны тәэмин итү.

Утырышта катнашучылар әлеге чаралар үткәрү планлаштырылган объектларның иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.
Утырышта гомуми белем бирү учреждениеләрендә, торак йортларда, ял, халык күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде. Район башлыгы Камил Гилманов районның белем бирү учреждениеләрендә, торак өлкәсендә, социаль билгеләнештәге объектларда кертү режимын контрольләүне көчәйтү буенча күрсәтмәләр бирде.

Үзеңне һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрне террорчылык актлары куркынычыннан саклауны тәэмин итү өчен, район территориясендә шикле әйберләргә һәм затларга тап булганда 020, 8 (843) 442-79-74; 8 (84344) 2-72-06 телефон номерлары буенча эчке эшләр бүлегенә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев