Комиссия утырышында ата-аналарның һәм балигъ булмаган балаларның үзара мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырыш эшендә директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы катнашты. Чарада балигъ булмаганнарга һәм ата-аналарга карата административ материаллар; ата-аналарның һәм балигъ булмаган балаларның үзара мөнәсәбәтләре проблемалары; уңышсыз һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның имин яшәве мәсьәләсе каралды.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район ведомствоара комиссиясе утырыш нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләнде. Профилактика исәбендә торучы балигъ булмаганнарга җәмәгать тәрбиячеләре – комиссия әгъзалары, тәрбия буенча директор киңәшчеләре беркетелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев