Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Кол Шәриф» мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмә 2021 елның 10 июненә кадәр дәвам итәчәк.

 «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Буыннарның чынга ашкан хыялы» күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Күргәзмә «Кол Шәриф» мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышлап оештырылды. 

Күргәзмәне ТР Мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, ТР Дәүләт архивы, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты, КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе оештырды, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге күргәзмәне оештыру вакытында «Кол Шәриф» мәчетен проектлауда, төзүдә һәм бизәүдә катнашкан белгечләр белән махсус видеоинтервьюлар яздырылды. Бу интервьюлар һәм архивтагы видеохроника кадрлары мәчет төзелеше барышындагы атмосфераны торгызырга, проектның җәмәгатьчелек тарафыннан нинди яклау табуын күрсәтергә булыша.

Күргәзмә 2021 елның 10 июненә кадәр дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев