"Клуб Кубогы" - Аксубайда
Районда Юрий Сухалов истәлегенә ел саен үткәрелә торган «Клуб Кубогы» турниры үткәрелде.
Аның җиңүчесе Ильнар Гафиятов булды. Ул ике ел элек тә шул кубокка ия булган иде. Икенче урында – Геннадий Якимов, ул да 2009 нчы елда ирешкән уңышын кабатлады. Бронзага 2006 елгы финалист – Анатолий Калмыков лаек булды.
Өч җиңүче дә турнирны оештыручы Геннадий Горбунов кулыннан грамоталар, бүләкләр алдылар да, шахмат буенча чираттагы район чемпионатына әзерләнә башладылар.
Юрий Сухалов – безнең район кешеләре арасында шахмат уенын пропагандалау һәм популярлаштыру буенча күп эш башкарган, бик күп шахмат ярышлары оештырган шәхес. Ул – спорт мастерына кандидат, шахмат буенча районда тугыз тапкыр чемпион, алты тапкыр беренче урынны яулаган, «Татарстан – Европа» матчында катнашкан кеше. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча тренер-укытучы булып эшләгәндә спорт мастерына ике егетне – Адель Купцов белән Тимур Магизовны тәрбияләгән.
Фото шахмат клубы архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев