Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күл авыл мәдәният йортында «Рус өе» музей бүлмәсе ачылды

Авыл халкы арасында крестьяннар көнкүрешенең танып-белү күргәзмәсе бик популяр.

Кәкре Күл авыл мәдәният йорты белгечләре мәдәният учреждениесе диварларында «Рус өе» музей бүлмәсе ачылганчы шактый зур эзләнү эшләре башкарганнар. Булачак күргәзмә коллекциясен, нигездә, көнкүреш әйберләрен, алар бөртекләп җыйганнар. Бу эштә җирле халык та ярдәм иткән: чигүле әйберләр, ашъяулык, мендәр тышлыклары алып килгәннәр...

Музей бүлмәсе экспозициясенең һәркайсы аерым тематикага карый. Шул рәвешле мәдәният учагы хезмәткәрләре әби-бабаларыбызның көнкүрешен күрсәтергә тырышканнар.

Ул өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә популяр. Компьютерлар, гаджетлар булган заманда, алар, әлбәттә инде, видеотасмалар да, фотографияләр дә карый алалар. Әмма рус көнкүреше предметлары белән танышу, аларны үз күзләрең белән күрү кызыграк.

Авыл мәдәният йорты белгечләре музей буенча даими рәвештә мавыктыргыч сәяхәтләр үткәрәләр. Алар балаларга крестьян тормышы турында сөйлиләр. Һәр бала, өй предметларын кулында тотып карап, аларның ролен күз алдына китерә ала.

Хатын-кызлар хезмәтен яктыртучы коллекция дөрес тәкъдим ителгән. Монда – кул эшләнмәләре – ашъяулыклар һәм сөлгеләр, чигешләр һ.б.лар бар. Шулай ук кул белән эшли торган йон эрли һәм тетә торган көпчәкле станоклар да тәкъдим ителгән.

Кәкре Күл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре рус көнкүреше әйберләре турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр. Алар теләүчеләргә “мич ягып”, чуен чүлмәктә ботка пешерергә дә, борынгы авыр үтүкне күтәреп карарга да мөмкинлек бирәләр.

Җәйге каникуллар вакытында музейда булырга өлгергән балалар элек крестьяннар көнкүрешенең җиңел булмавын таныйлар. Һәр экспонатны алар зур кызыксыну белән карадылар һәм аларның җавапларга караганда, сораулары күбрәк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев