Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Китапханәдә – театр гримеркасы

Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсендә «Китапханәдә эңгер-меңгер чак» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Театр гримеры»дип исемләнгән кичә узды.

 Бу көнне китапханәне башлангыч, урта һәм өлкән мәктәп укучылары сырып алды. Биредә барысы да театрны хәтерләтә иде. Театр атрибутикасы предметлары булган фотозоналарда теләгән һәркем истәлеккә фотога төште. «Театрның тылсымлы дөньясы»дип аталган китап-журнал күргәзмәсе барысын да үзенә тартып торды.

Анда өй курчак театрын ничек итеп бизәп була дигән темага материаллар күп иде. «Курчакларга җан керде» күргәзмәсенә куелган матур экспонатлар белән кызлар  фотога төштеләр, курчак турында шигырьләр сөйләделәр. Әдәби геройлар турындагы табышмаклар бәйгесе дә мавыктыргыч үтте.  

– Иске Чуаш Адәм суы балалары әлеге чарада зур кызыксыну белән бик актив катнаштылар, – дип сөйли китапханәче Галина Харитонова. - Кристина һәм Карина Егороваларны, Олеся Кузнецованы аеруча билгеләп үтәсе килә.

Алар төзегән образлар һәм костюмнар аеруча матур, кызыклы булды, китапханәгә килүчеләр аларга әйбәт бәя бирделәр. Бу иҗади эштә кызларга, әлбәттә, аларның әниләре Елена Егорова һәм Светлана Кузнецова ярдәм иткән. Китапханәдәге очрашу катнашучылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. 

Фото Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев