Китапка гашыйклар интеллектуаль сынау үтте
Аксубай балалар китапханәсендә "Китапка гашыйклар" дип исемләнгән әдәби кичә узды.
Чарада мәктәп укучылары, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Игелек берлеге» иҗтимаги оешмасы әгъзалары катнашты.
Китапханә хезмәткәрләре алар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч интеллектуаль сынаулар әзерләделәр. Әдәби-уен программасы үз эченә ярыш этапларын алган иде. Катнашучылар әдәби геройларны мимика пластикасы белән күрсәттеләр, әдәби әсәрләрдән сүзләрне таптылар, биремнәрдә логика буенча фикер йөрттеләр, иң төгәл инструкцияләрне күрсәттеләр, сораулар буенча әдәби персонажларны таныдылар.
Катнашучылар әдәбиятта белемнәрен генә түгел, иҗади сәләтләрен дә күрсәтеп, барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр. Дөрес җаваплар өчен барлык балалар да призлар алды.
Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев